Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 15:21

ТР Дәүләт Советының  утыз икенче утырышында Татарстан депутатлары Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. 

Закон проекты нигезендә, сайлау һәм референдумнар уздырганда, читтән торып, электрон тавыш бирү мөмкинлеге карала.

"Дистанцион электрон тавыш бирү - кәгазь бюллетень кулланмыйча, махсус программа ярдәмендә тавыш бирү. 2020, 2021 елларда электрон тавыш бирү Мәскәүдә, Курск, Мурманск, Ярославль, Түбән Новгород өлкәләрендә сынап каралды", - дип искәртте Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Ул читтән торып тавыш бирү традицион сайлауга алмашка түгел, ә икесе дә гамәлдә булырлык итеп кертелүен билгеләп узды.

Татарстанның дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарына сайлауда, республика һәм җирле дәрәҗәдәге референдумнарда электрон тавыш бирүне үткәрү турында карар Россия Үзәк сайлау комитеты белән килештереп кабул ителәчәк.

"Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, сайлаучылар идентификация, аутентификация һәм шәхесне раслау процедураларын уза. Яшерен тавыш бирү бара", - дип белдерде Хәбибуллин. 

Гражданинның дистанцион тавыш бирүдә катнашуына гаризасы каралгач, сайлаучы үз участогында сайлаучылар исемлегеннән чыгарыла. Бу ике тапкыр тавыш бирүне булдырмас өчен кирәк. Электрон тавыш бирүдә күзәтү мөмкинлеге дә кертеләчәк.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев электрон тавыш бирү буенча һаман сөйләшүләр барганын әйтте.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон проектына карата төрле фикерләр яшәвен әйтте. "Тормыш бер урында гына тормый. Цифрлаштыруга, интернетка зур игътибар биргән республикада, бигрәк тә. Гамәлдәге федераль закон кысаларында, закон проектына нинди төзәтмәләр кертеп булуын карарга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.   

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International