Дәүләт Советы наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турында закон чыгару инициативасы белән чыкты

2022 елның 15 июне, чәршәмбе, 15:33

Депутатлар «РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы проектын карап, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә Закон һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан әзерләнгән федераль закон проектын хупладылар.

Закон проектын парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте, документ ТР хокук саклау органнары җитәкчеләре белән Координацион киңәшмә беркетмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән, дип билгеләп үтте.

"Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең иҗтимагый куркынычы зур булуы шик тудырмый, - диде депутат. - Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләр, нигездә, авыр һәм аеруча авыр категорияләргә керә, аларны кылган өчен җинаять җаваплылыгы күп очракта, гомерлеккә кадәр, иректән мәхрүм итүне күздә тота".

Комитет депутатлары фикеренчә, җаваплылыкның катгый чараларына да карамастан, наркоситуация киеренке кала бирә, бу җинаятьне ачуга актив ярдәм иткән очракта җәза иң түбән чиктән дә ким булырга мөмкин. Шулай итеп, каты җәзаны йомшаграк җәза билгеләү юлы белән йомшарту рөхсәт ителә. "Җинаятьчел дөнья моннан актив файдалана, наркотиклар таратуга балигъ булмаганнарны, инвалидларны, йөкле хатын - кызлар кебек категория гражданнарны җәлеп итә, - дип басым ясады Александр Чубаров. - Шуңа күрә наркотик матдәләр саткан өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтү максатларында, күрсәтелгән җинаятьләр өчен җәзаның Федераль закон белән каралган җәзаның иң түбән чигеннән кимрәк билгеләнә алмавын билгеләргә тәкъдим ителә".

Парламентарий, закон проектының җинаятьчеләргә наркотиклар таратуга җәлеп итү юлларын ябачагына ышаныч белдереп, «РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон проектын РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы проектын хупларга тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән закон проекты турында фикер алышуда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Илдар Шамилов, Вадим Махеев, Игорь Бикеев катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгару инициативасы проектын шәрехләп, мәсьәләнең актуальлеген билгеләп үтте. "Кызганычка каршы, без көн саен наркотикларга бәйле җинаятьләр турында мәгълүмат алабыз, - диде ул. - Без наркотикларга каршы көрәштә актив катнашабыз. - Җинаятьчеләр законнардагы "котылу юлларын" эзли. Шуңа күрә законнарга үзгәрешләр кертү белән без гражданнарыбызны бу социаль куркынычтан җитди якларбыз".

Депутатлар «РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын бер тавыштан кабул иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International