«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Сабантуйда катнаштылар.

2022 елның 20 июне, дүшәмбе, 15:01

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Сабантуйда катнаштылар.

19 июньдә Сабантуй Казанның өч мәйданчыгында – Мирный һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында узды. Милли бәйрәмендә 110 меңгә якын кеше катнашты, кунакларның 20% ы Россиянең башка төбәкләреннән килгән иде. Бәйрәм чараларында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Алсу Нәбиева, Альбина Насыйрова, Ольга Воронова һәм Елена Кузьмичева катнаштылар.

Казанлылар Сабантуй мәйданы янында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә республика районнары һәм шәһәрләре тарафыннан оештырылган ихаталар буенча рәхәтләнеп йөрде. Шунда ук сувенирлар сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Татар милли көрәшендә абсолют батырны билгеләү Сабантуйның иң күркәм күренеше булды. Анда барлыгы 253 спортчы катнашты.

Мирный бистәсендәге Үзәк мәйданда театральләштерелгән прологта республиканың бию һәм вокал коллективлары, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары катнашты. Прологның темасы Борынгы татар гореф – гадәтенә - «Аулак өй»утырышына багышланган иде.

Сабантуйлар төп мәйданы белән бер үк вакытта Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле янындагы урман паркында да узды. Биредә халык күңел ачулары милли киемнәрдәге һөнәрчеләр төрлеләндерде. Дәрвишләр бистәсендә концерт программасы йолдызлары Ришат Төхвәтуллин һәм Эльмира Кәлимуллина булды.

19 июнь көнне Сабантуй Томск өлкәсенең Кара Елга авылында да узды. Бәйрәм кунаклары ат чабышларында, балалар өчен концерт һәм уен мәйданчыкларында, көрәштә катнашты, Татарстан артистлары чыгышларын карый алдылар. Бәйрәмнең кунагы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова булды.

11 июнь көнне Сабантуй Чистай районында узды. Бәйрәмдә «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзасы Алсу Тарханова катнашты. Чистай шәһәр ипподромында ат чабышлары узды. Шунда ук заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары бәйрәм «Татнефть-Олимп» стадионына күчте. Моннан тыш, балалар өчен махсус "Сабантуй мәйданчыгы" булдырылды. Кунаклар шулай ук интерактив уеннарда, традицион бәйгеләрдә катнаштылар – чүлмәк вату, кул көрәштерү  һәм башкалар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International