«Мәрхәмәт–Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары социаль өлкәдә цифрлаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе, 18:49

«Мәрхәмәт–Милосердие» депутатлар берләшмәсенең Иннополис шәһәре технопаркында узган күчмә утырышында социаль өлкәдә цифрлаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырыш Казан шәһәре Думасы хатын-кыз депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында узды.

«Цифрлы технологияләр – безнең бүгенге һәм киләчәк» дигән темага утырышны «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үткәрде. "Бүген без алдагы утырышлар кысаларында депутат берләшмәсе әгъзалары тарафыннан фикер алышынган мәсьәләләрне карыйбыз, - диде Алсу Нәбиева. - Сүз шәһәрләр һәм авыл җирлеге арасында «цифрлы тигезсезлек», югары тизлекле Интернет һәм эчке чыбыксыз инфраструктура белән тәэмин итү, балаларның иминлеге һәм социаль хезмәтләр күрсәтү буенча суперсервисларны үстерү турында бара».

Социаль өлкәдә цифрлы технологияләр үсешенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе урынбасары Булат Исмәгыйлев сөйләде. 2014 елдан башлап Татарстанда «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры»дәүләт мәгълүмат системасы эшли.  "Дәүләт хезмәтләренең бер өлешен тулысынча электрон рәвешкә күчерү нәтиҗәсендә, өйдән чыкмыйча гына, социаль әһәмияткә ия хезмәтләр алу мөмкинлеге бар,-дип билгеләп үтте докладчы. - Бу белгечләрнең  эш нәтиҗәлелеген арттырырга, гражданнарны кирәкле белешмәләр бирү өчен территориаль социаль яклау органнарына йөрүдән арындырырга һәм, нәтиҗә буларак, социаль яклау бүлекчәләрендә чиратларны киметергә мөмкинлек бирә».

Булат Исмәгыйлев шулай ук гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» цифрлы платформасының эше турында сөйләде. Узган елның февралендә эшләтеп җибәрелгән сервис халыкка нинди ташламалар бирелгәнен белергә мөмкинлек бирә. Платформа аша шулай ук ташламалар алу өчен гариза бирергә һәм мөрәҗәгать статусын күзәтеп торырга мөмкин. Мобиль сервис кушымтасы iOS һәм Android операцион системаларында җайланмалар өчен ачык.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, республикада яшәүчеләрнең барысы да мондый сервисның барлыкка килүен белми һәм аның хезмәтләре белән таныш түгел. Ул профильле министрлыкларга халыкка мәгълүмат бирү һәм платформаны алга этәрү өлешендә активрак эшләргә тәкъдим итте. "Сервис халыкка файда китерергә тиеш, – диде Лилия Маврина, – республика халкына социаль хезмәтләр күрсәтү буенча шундый уңайлы платформа барлыгын хәбәр итәргә кирәк".

Шулай ук Алсу Нәбиева утырышта катнашучыларга «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең рәсми сайтын miloserdiert.ru тест режимында эшләтеп җибәрү турында сөйләде. Биттә, яңалыклардан тыш,  республикада күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган. Интерактив сервислар бар. Шулай итеп, сайтка керүчеләр үз тәкъдимнәрен кертә һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзаларына мөрәҗәгать калдыра ала.

Утырыш башланыр алдыннан чарада катнашучылар Россиядә иң яшь шәһәрнең белем бирү инфраструктурасы белән таныштылар, Иннополис лицеенда һәм университетта булдылар.

Күчмә утырыш кысаларында Мәңгелек ут инсталляциясенә чәчәкләр салу тантанасы да узды.  Хәтер һәм кайгы көнендә депутатлар Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә чәчәкләр салдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International