Мелиорация системасын үстерү мәсьәләләре каралды

2022 елның 5 июле, сишәмбе, 16:55

Бүген Лаеш районының Нармонка авылында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышы узды, анда парламентарийлар республикада мелиорация системасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер республика законнарын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм махсуслаштырылган компанияләр вәкилләре, парламент комитеты каршындагы эксперт советы әгъзалары катнашты.

Комитет утырышы башланыр алдыннан депутатлар «Нармонка» агрофирмасының кайбер объектларында булдылар. Карадуле авылында алар мелиорация системасының насос станциясен карадылар, ә теплица комплексында «Нармонка яшелчәләре» дигән инвестицион проектның төзелеш эшләре барышы белән таныштылар. Хуҗалык кырларын карап йөргәндә, агрофирма белгечләре парламентарийларга бәрәңгегә һәм яшелчә культураларына су сибү системасының өстенлекләре турында сөйләделәр. "Татагролизинг" АҖ директоры Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, проектның бәясе 2022 елдан 2026 елга кадәр сату срогы белән 1,7 млрд сум тәшкил итә. Агрофирма сугарулы җирләрнең мәйданын 1700 гектарга җиткерергә исәпли. Бүгенге көндә кырларда 18 су сиптерү агрегаты эшли. инвестпроектны гамәлгә ашыру чорында аларның саны 31гә җитәчәк. Хәзерге вакытта җитештерү базасында яшелчәләрне саклау, юу, тутыру һәм эшкәртү буенча складлар төзү эшләре дәвам итә. Монда бер үк вакытта 55 мең тоннага кадәр бәрәңге, кәбестә һәм яшелчә саклап булачак.

Компанияләр җитәкчеләре, хуҗалык белгечләре һәм журналистлар белән сөйләшү барышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бездәге игенчелек шартларында мелиорацияне үстерү мәсьәләләре актуаль булды һәм кала бирә. «Мелиорация - су сиптерү җайланмалары гына түгел, ул ясалма сугару да, сазлыклы җирләрне киптерү дә, җирне эррозиядән саклау технологияләре дә, туфракны сәламәтләндерү дә, - диде ул. - 2010 елгы корылык һәм узган елгы уңышның түбән булуы мелиорацияне үстерүнең мөһимлеге турында искә төшерде. Сугарулы мәйданнар республикада җитәрлек түгел. Шуңа күрә якындагы елларда аларны 50 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла. Мелиорациянең максималь нәтиҗәлелегенә ирешү өчен ул алдынгы игенчелек технологияләре белән параллель рәвештә үткәрелергә тиеш. Моның өчен орлыклар да сыйфатлы булырга тиеш, җир тиешенчә эшкәртелергә тиеш, тулаем алганда барлык агрономия технологияләре башкарылырга тиеш».

Марат Әхмәтов фикеренчә, җирләрне мелиорацияләү программасын уңышлы гамәлгә ашырганда Татарстан үз ихтыяҗын гына канәгатьләндереп калмыйча, яшелчәләрне күрше төбәкләргә төп сатучыларның берсе булырга мөмкин.

 Комитет утырышы Нармонка авылы мәдәният йортында узды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин азык-төлек иминлегенең тотрыклылыгы нигезе буларак мелиорация системасын үстерү турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, республикада мелиорацияне үстерү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Игенчелектә хәвеф-хәтәрне киметергә мөмкинлек бирә торган сугару технологияләре эшләнде һәм гамәлгә кертелә. Соңгы җиде елда Татарстанда җирләрне сугару системасын үстерүгә республика һәм федераль бюджетлардан 6,5 млрд сумнан артык акча бүленгән. Бу елларда су сибү өчен 200 километрдан артык сулык салынган. Шулай ук республика акчалары исәбеннән сугару җайланмалары өчен тиешле җайланмалар сатып алганда фермерларга ярдәм күрсәтелә. Иске гидротехник корылмаларны реконструкцияләү һәм яңаларын төзү дәвам итә. Мелиорация комплексының куәтләрен арттыру максатларында, министрлык "Татмелиорация" һәм "Татмелиоводстрой" компанияләре белән берлектә мондый корылмаларны һәм техниканы, шулай ук җирләрне инвентарьлаштыру уздыру белән шөгыльләнә.

"Татмелиоводстрой" компаниясе директоры Марс Хисмәтуллин комитет әгъзаларына республикада сугару системаларын үстерү эшенең перспектив юнәлешләре турында мәгълүмат бирде.

Бу хакта фикер алышуда Марат Әхмәтов, комитет рәисе Азат Хамаев, депутатлар Таһир Һадиев һәм Николай Атласов катнашты. Алар җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру юллары, гамәлгә ашырылучы проектларның нәтиҗәлелеге белән кызыксындылар һәм республикада мелиорация системасын актив үстерү яклы булуларын белдерделәр.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды.

«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» законга һәм ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика законнары проектларын карап, депутатлар аларны хуплады һәм Дәүләт Советы Президиумына Дәүләт Советының чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International