Профильле комитет утырышында сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 6 июле, чәршәмбе, 14:20

Бүген Казан компрессор машина төзелеше заводында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында икътисадның җитештерү секторында цифрлы технологияләр кертү һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Моннан тыш, парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре импортны алыштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар.

Профильле комитетның бүгенге утырышы сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен компрессор җиһазлары җитештерүче Казанкомпрессормаш мәйданчыгында узуы очраклы түгел. Заводта «сакчыл җитештерү» инструментлары уңышлы кертелә, импортны алыштыру программалары гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, предприятие җитәкчелеге тарафыннан чит илдән "китү" өчен зур эш башкарылган, ә җитештерелә торган продукция, нигездә, Россия базарына юнәлтелә. Хәзерге вакытта заводта модульле компрессор җайланмалары җитештерелә, алар составында бер генә чит ил детале дә юк.

Утырыш алдыннан парламентарийлар Казан компрессор машина төзелеше заводының идарәче директоры Илнур Сәгъдиев белән бергә җыю һәм сынау цехларында булдылар, заводның яңа проектлары белән таныштылар. 8-нче номерлы җыю цехы – төп җитештерү цехы, барлык төр җыю эшләрен башкара. Шулай ук биредә гидросынау үткәрелә.

«Казанькомпрессормаш» АҖ сынау комплексы – Европада иң зурларыннан берсе, җыю җайланмаларын сынау мөмкинлеге булган 35 стендка исәпләнгән, бу сынаулар вакытында компрессорларның техник характеристикаларын йөз процентлы контрольдә тотуны һәм аларны файдалану урынында ук раслауны тәэмин итә.

Комитетның пленар утырышының төп темасы республика машина төзелешендә 4.0 технологик платформасы нигезләрен формалаштыру булды. Аның төп максаты – цифрлы технологияләр, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм импортны алыштыру.

«Республикада дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, оешмалар эшчәнлегендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтүдә цифрлы технологияләр үсешендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде, - дип ассызыклады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, утырышны ачып, - тармак цифрлаштыру кысаларында сәламәтлек саклау, экология, мәгариф һәм мәдәният, төзелеш, авыл хуҗалыгы, ТКХ өлкәсендәге проектлар тормышка ашырыла».

Шул ук вакытта, Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, сәнәгать җитештерүен цифрлаштыру мәсьәләләренә әлегә "җитәрлек игътибар бирелми". "Цифрлы проектлар һәр предприятиедән шактый финанс чыгымнарын таләп итә, - дип билгеләп үтте профильле комитет башлыгы, - әмма нәтиҗәгә компаниянең бөтен инфраструктурасы интеграцияләнә торган бердәм система булдыру нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин, ул чыгымнарны һичшиксез узып китәчәк, чөнки цифрлы технологияләргә инвестицияләр, беренче чиратта, чыгымнарны киметү ысулы буларак кулланыла".

Лотфулла Шәфигуллин производствода цифрлаштыру җитәрлек булмауның бер сәбәбе һәр предприятиенең үзенең цифрлы платформасын булдырыу, һәм ул башка предприятиеләр - партнерлар, тәэмин итүчеләр һәм клиентлар платформалары белән туры килмәскә мөмкин. Сәнәгать цифрлаштыруының уңай мисалы арасында профильле комитет башлыгы "КАМАЗ" ГАҖны атады, анда "Цифрлы трансформация үзәге" булдырылган. Беренче ел башыннан ук предприятие сату күләмнәрен 21 %ка арттыра алган.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин билгеләп үткәнчә, предприятиеләрне уңышлы цифрлы трансформацияләү өчен төгәл стратегия, дөрес идарә итү һәм цифрлы культураны гамәлгә кертү кирәк. Соңгы звено, кагыйдә буларак, ешрак "аксый". Республикада цифрлы күнекмәләргә өйрәтү Иннополис, IT парк базасында, шулай ук республиканың алдынгы югары уку йортларында бара. Интерактив курслар да популяр, алар кысаларында алган белемнәрне конкрет предприятие базасында сынап карарга мөмкин.

Татарстанда елдан артык «кITык» ИТ-компанияләренә ярдәм итү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Программада 100 кешедән дә артмаган ИТ-компанияләр катнаша ала. Алар өчен "Керем" маддәсе буенча 1% һәм "Керем минус чыгым" маддәсе буенча 5%  булган гадиләштерелгән салым режимы билгеләнгән.

Депутат Марат Галиев профильле министрлыкка цифрлаштыруда шундый ук проблемалар белән очраша торган төрле предприятиеләрдә кулланыла алырлык "үтәли чишелешләр" эшләргә тәкъдим итте.

Комитет утырышында Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

 "Санкцияләр кертелгәннән һәм импортның логистик чылбырлары озынайтылганнан соң, Россиядә җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗ кискен артты, - дип басым ясады Лотфулла Шәфигуллин, - ихтыяҗның артуын нәкъ менә шушы илкүләм проект тәэмин итәчәк. Аның исемендә "импортны алыштыру" дигән сүзләр юк, әмма, асылда, предприятиенең нәтиҗәлелеге арту белән аның конкурентлыкка сәләтлелеге үсә, продукция чыгару күләмнәре арта, һәм бу элек башка илләрдән җибәрелгән продукцияне алыштырырга мөмкинлек бирә ".

Республикада илкүләм проект 2018 елдан гамәлгә ашырыла, һәм бүген Татарстан төбәкләр рейтингында лидерлар өчлегенә керә. «Татарстан Республикасының Энергия ресурсларын нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илкүләм проектта республиканың 176 предприятиесе катнаша.

Бүгенге комитет утырышында кулланучылар хокукларын яклау һәм мәгълүмат технологияләре, мәгълүматны яклау турында федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, чит ил дәүләтләре тарафыннан санкцияләргә каршы тору кысаларында әзерләнгән закон проекты мәҗбүри тәртиптә техник җайланмаларга кертеләчәк Россия кушымталар кибетен булдыруны күздә тота. Бер үк вакытта мондый кушымталар кибетенә кушымталар программа белән тәэмин итү дә кертеләчәк.

Комитет утырышында каралган РФ махсус икътисадый зоналары турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты махсус икътисадый зонада җир кишәрлеге алуга концессионерның өстенлекле хокукын билгели. Документ концессионер резидент статусын алу процессын гадиләштерә, тикшерү процедуралары санын киметә, җир кишәрлекләре өчен аренда түләвен исәпләү тәртибен раслый.

Ике закон проекты да профиль комитеты әгъзалары тарафыннан хупланды һәм бу елның июлендә булачак  Дәүләт Советы утырышы каравына тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International