Дәүләт Советы РФ Хөкүмәте Рәисенә авылда яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли

2022 елның 6 июле, чәршәмбе, 17:27

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентның Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга авылда яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләү билгеләү турында мөрәҗәгать  каралды. Утырышта депутатлар шулай ук республикада демографик вәзгыять турында мәгълүмат тыңладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары катнашты.

2021 елның сентябрендә үткәрелгән Халык санын алуның беренчел мәгълүматларына караганда, Татарстанда 4 млн. 5 мең кеше яши. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова әйтүенчә, беренче бала тапкан хатын-кызларның уртача яше арта. "Безнең төбәктә ана булу яше, башка төбәкләрдән аермалы буларак, 29 яшькә якынлашты, – диде ул, – һәм бу икенче һәм аннан соңгы балаларның соңрак туу ихтималына тәэсир итә".

Үлемгә-китемгә килгәндә, үзәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, кайбер юнәлешләр буенча түбәнәюгә ирешелде. «Мәсәлән, очраклы рәвештә алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кимегән: 2020 елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә 2 кеше тәшкил иткән, шул ук вакытта иң югары күрсәткеч 2004 - 2005 елларда теркәлгән, ул вакытта бу күрсәткеч 100 мең кешегә 10 кешегә җиткән», - дип хәбәр итте Чулпан Илдарханова.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышуда Юрий Камалтынов, Александр Созинов, Рамил Әхмәтов катнашты. Аларны халык саны буенча уңай динамикага ирешү мөмкинлеге кызыксындырды. 

Бүген утырышта профиль комитеты әгъзалары Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгатен карадылар. Парламентарийлар авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләүне билгеләргә тәкъдим итә. Мондый инициатива белән "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары чыгыш ясады, профильле комитет әлеге инициативаны хуплады.

2018 елдан республикада авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр билгеләнде: беренче бала туганда (25 яшькә кадәрге хатын-кызларга) - 50 мең сум, өченче бала (29 яшькә кадәрге хатын-кызларга) - 100 мең сум. Әлеге социаль чара үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шул вакыт эчендә республика авылларында 8,8 меңнән артык бала туган, беренче бала туганда түләүләр саны 6%ка, өченчесе 27%ка арткан. Әлеге максатларга республика бюджетыннан барлыгы 518,8 млн. сум акча җибәрелгән. Татарстан буенча тулаем алганда, өченче һәм аннан соңгы балаларның туу өлеше бу вакыт эчендә 3,5 %ка үскән, 2021 ел нәтиҗәләре буенча 24,8 % тәшкил иткән.

Дәүләт Советы депутатлары авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда түләүләрне федераль бюджет акчалары исәбеннән яшен чикләмичә бирү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр. 

«Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сүзләренә караганда, авылда хатын-кызларга ярдәм итү мәсьәләсе Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышлары депутатларының дискуссия мәйданчыгы утырышларының берсендә күтәрелгән. Әлеге тәкъдим Идел буе федераль округының барлык регионнары тарафыннан да хупланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International