Дәүләт Советының утыз өченче утырышы 14 июльдә була

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе, 12:15

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз өченче,  язгы сессиянең йомгаклау утырышы, 14 июльдә була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 19 мәсьәлә, шул исәптән 3 республика законы проектын, 6 федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнары мөрәҗәгатьләрен карауны планлаштыра.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан соңгы вакытта республикада узган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе узган сайлау кампанияләре чорында килгән гражданнар наказларын үтәү мәсьәләләренә аерым тукталды. Республика муниципалитетларында зона киңәшмәләре сериясе тәмамланды, аларның нәтиҗәләре буенча расланган «юл карталарына» үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнә. Соңрак  киләсе чорга республика бюджетын формалаштырганда әлеге тәкъдимнәрне  исәпкә алу өчен аларны ТР Хөкүмәтенә җибәрәчәкләр. «Бу эш белән без максатчан рәвештә шөгыльләнергә тиеш, өстәвенә, республикада ул Президент һәм Хөкүмәт ярдәме белән алып барыла», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утыз өченче утырышның көн тәртибенә тәкъдим ителгән республика законнары проектларының икесе беренче укылышта каралачак (күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында һәм урманнардан файдалану турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында).

Икенче укылышка «Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнгән. «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында»  дип аталачак әлеге закон проекты дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары арасында даими пассажирлар йөртүне оештыру вәкаләтләрен яңадан бүлү турындагы яңа статьялар белән тулыландырыла. Әлеге закон проекты республиканың барлык муниципалитетлары тарафыннан хупланган.

Парламент утырышында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.1 статьясына һәм мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында Федераль законның 106 һәм 151-1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында федераль законнарны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының ике закон чыгару инициативасы каралачак. Сүз РФ субъектларының дәүләт символларына ихтирамсызлык күренешләренә кагылышлы хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләү турында бара.

Утыз өченче утырыш кысаларында Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын үзгәртү турында Дәүләт Советы карары проекты каралачак. Исегезгә төшерәбез, Әлки муниципаль районы Советы Сиктерме-Хузангай авылында яшәүчеләр исеменнән Дәүләт Советына аның тарихи исемен – Сиктермега (чуаш теленнән «бишек»дип тәрҗемә ителә) кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итте. 24 июнь көнне халык  тыңлаулары үткәрелде, авыл халкының күпчелеге авыл исемен үзгәртү яклы.

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары инициативасы белән Социаль сәясәт комитеты үзенең утырышында Авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер мәртәбә түләүне билгеләү кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгатен караган иде. Комитет аны көн тәртибенә утырышның кертергә тәкъдим итә. Авылда хатын-кызларга ярдәм итү мәсьәләсе Идел буе федераль округының Закон чыгару җыеннары хатын-кыз депутатлары тарафыннан Идел буе федераль округы дискуссия мәйданчыгы утырышлары кысаларында һәм агымдагы елның апрелендә үткәрелгән уртак стратегик сессия кысаларында берничә тапкыр күтәрелде. Дәүләт Советы депутатлары тәкъдимне бертавыштан хуплады.

"Гадәттә, чакырылышның икенче яртысында без парламент комитетлары эше турында хисапларны карый башлыйбыз, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина, коллегаларына мөрәҗәгать итеп, –2022 елга Дәүләт Советы эшен оештыру буенча якынча план нигезендә, утыз өченче утырышның көн тәртибенә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшчәнлеге турында хисап кертергә тәкъдим ителә".

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар республиканың Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковның Татарстан Республикасы территориясендә «Экология» илкүләм проектына керүче «Иделне чистарту» федераль проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүматын тыңлаячак.

Утыз өченче утырышта шулай ук парламентның 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак.  Бу мәсьәлә буенча мәгълүматны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Лилия Маврина Дәүләт Советы утырышында көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр кертү мөмкин булуын да искәртте.

Бүген Президиум утырышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясен формалаштыру мәсьәләсе каралды. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның сентябрендә республика Үзәк сайлау комитеты вәкаләтләре вакыты чыга. Профильле комитет башлыгы искә төшергәнчә, ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән 14 әгъза составында формалаша, шул ук вакытта җиде әгъза Дәүләт Советы тарафыннан, икенче яртысы – Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнә.

"ТР Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составын формалаштыру РФ ФҖ Дәүләт Думасында, Дәүләт Советында, башка сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, РФ Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә гамәлгә ашырыла", - диде Альберт Хәбибуллин.

Бүген Президиум утырышында Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Дәүләт Советы Рәисенә Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов тапшырды.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International