СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының алтынчы утырышы узды, анда яшь парламентарийлар социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру инициативалары турында фикер алыштылар. Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев үткәргән чарада ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Ольга Воронова, Руслан Шиһабеддинов һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.
22
май, 2026 ел
Алтай Республикасы делегациясе вәкилләре бүген Татарстан Дәүләт Советында булдылар, анда республика парламенты Аппараты бүлекчәләре җитәкчеләре белән очраштылар. Очрашуда Дәүләт Советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре һәм аның эшендә кулланыла торган цифрлы ресурслар мәсьәләләре каралды. Кунакларны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.
22
май, 2026 ел
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Киров өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Киров өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы бинасында узды.
22
май, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде, анда ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Киров өлкәсе Закон чыгару җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышы эшендә катнаша. Ике субъект парламентарийлары киләчәктә икътисадны кадрлар белән тәэмин итү һәм төбәкләрдә «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ