Бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 10:38

Бүгенге утырышта "2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында " закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика керемнәре 55,2 млрд. сумга арткан,  ягъни 355,2 млрд. сумга җиткән. Бюджетның чыгым өлеше 68,3 млрд. сумга арткан, ягъни  392,3 млрд. сум булган. Дефицит 37,1 млрд. сум тәшкил итә.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин депутатларга кертелә торган үзгәрешләр турында доклад белән чыгыш ясады.«Без бер ел эчендә салым һәм салым булмаган керемнәр 40 млрд.сумга артыр дип көтәбез», – дип басым ясады профильле министрлык башлыгы. Ул шулай ук оешмалар табышына салым буенча план күрсәткеченең 32,8 млрд. сумга артуын билгеләп үтте. » Түләүләр, нигездә, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләреннән, шулай ук сәүдә оешмаларының берләштерелгән төркеменә керүче предприятиеләрдән салымнарның артуы белән бәйле", – дип ачыклык кертте Радик Гайзатуллин.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләр нигезле, «моның өчен федераль һәм республика законнарындагы үзгәрешләр нигез булып тора».

Аерым алганда, агымдагы елның 1 июненнән бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде, ул 15 279 сум тәшкил итә. Шулай ук 2022 елның 1 июненнән яшәү минимумы күләме артты, 1 апрельдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләнде. Бу яңалыкларның барысын да бюджетта исәпкә алырга кирәк.

Моннан тыш, профильле комитет башлыгы сүзләренә караганда, республиканың төп финанс законында илкүләм проектлар һәм федераль программалар, юл эшләре, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзү һәм ремонтлау чараларын финанслашуга киткән чыгымнарны язарга кирәк. 

"Нәтиҗәдә, бюджет керемнәрен, фактик үтәлешне исәпкә алып, 55,2 млрд.сумга арттырырга тәкъдим ителә, алар 355,2 млрд. сум тәшкил итәчәк", - дип ассызыклады Леонид Якунин.

Бюджет турындагы закон проектына кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 2022 ел чыгымнары 392,3 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде:

2022 елга керемнәр буенча 355 млрд.171,4 млн. сум, чыгымнар буенча – 392 млрд. 301,2 млн. сум, дефицит 37 млрд. 129,8 млн. сум.

2023 елга керемнәр буенча 310 млрд.781,2 млн. сум, чыгымнар буенча – 332 млрд. 399,1 млн. сум, дефицит 21 млрд. 617,9 млн. сум.

2024 елга керемнәр буенча 319 млрд.318,2 млн. сум, чыгымнар буенча – 340 млрд. 202 млн. сум, дефицит 20 млрд. 883,8 млн. сум.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International