Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты үзенең өч еллык эше турында хисап тотты

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 12:35

Бүген парламентның утыз өченче утырышы кысаларында депутатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2019 елның сентябреннән 2022 елның июленә кадәрге эше турында хисап тыңладылар.

Традиция буенча чакырылышның икенче яртысында Дәүләт Советы утырышларында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм алар тарафыннан каралган контроль мәсьәләләр турында хисаплар тыңлана. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты алтынчы чакырылышта эшләнгән эше турында хисап тотучы беренче комитет булды.

Хисап чорында комитет тарафыннан 46 утырыш уздырылган, 290 мәсьәлә каралган, 263 карар һәм 27 бәяләмә кабул ителгән. 36 закон проекты каралган, аларның барысы да Татарстан Республикасы законнары буларак кабул ителгән.

Профильле буларак, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын формалаштыру буенча зур эш башкара, аның үтәлешен күзәтә. 2022 елга Якынча планга закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан 25 тәкъдим кергән. Бүгенге көнгә 8 закон проекты кертелгән, шуларның бишесе Татарстан Республикасы Законы булган.

Комитет эшчәнлегенең бер юнәлеше булып, алга таба аларны закон чыгару инициативасы тәртибендә РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү өчен, федераль закон проектлары өстендә эшләү тора. Профильле комитет аша узучы инициативаларның бер өлеше федераль законнар булган.

2019 елның октябреннән 2022 елның июленә кадәр комитет тарафыннан 29 контроль мәсьәлә каралган, шул исәптән ТР мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру һәм башкалар.

Хисап чорында Комитетта 360 гражданнар мөрәҗәгатен караганнар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, хисап чорында каралган закон проектлары комитетны алып барган барлык юнәлешләргә кагыла. Бу наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау мәсьәләләре, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары, Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге мәсьәләләре, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм башкалар. "Барлык закон проектларының инициаторлары нигездә Дәүләт Советы депутатлары, шул исәптән безнең комитет депутатлары  булды", - дип басым ясады Шакир Яһудин.

«Комитет эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып, алга таба аларны Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы тәртибендә РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү өчен федераль законнар проектларын әзерләү тора, - диде Шакир Яһудин, - хисап чорында Дәүләт Советы тарафыннан Комитетны алып барган юнәлешләр буенча Дәүләт Думасы каравына 11 закон чыгару инициативасы кертелде. Комитет тарафыннан шулай ук Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга гражданлык коралы әйләнеше өлкәсендә норматив хокукый җайга салуны катгыйландыру кирәклеге турында мөрәҗәгате дә әзерләнде».

2022 елның 16 мартында Дәүләт Советы РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру кирәклеге турында мөрәҗәгать юллады. Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ Хөкүмәте Рәисе кушуы буенча тиешле тәкъдимнәр пакеты әзерли, аннары алар Дәүләт Думасына федераль закон проекты буларак кертеләчәк.

Профильле комитет каравында  - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен кандидатуралар алдан карау. Хисап чорында комитет тәкъдиме буенча Татарстан Республикасының 85 җәмәгать судьясы сайланган, отставкадагы 16 җәмәгать судьясына Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары бурычларын үтәү йөкләнгән.

Шакир Яһудин комитет каршында оештырылган Эксперт советы эшенә аерым тукталды. Эксперт советы составында - дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр вәкилләре. "Комитет каравына чыгарылган барлык мәсьәләләр алдан Эксперт советы утырышларында карала, аның фикере карарлар кабул иткәндә комитет тарафыннан исәпкә алына", - дип басым ясады Шакир Яһудин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International