Фәрит Мөхәммәтшин парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 15:26

Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенә йомгак ясады.

Парламент утырышында чыгыш ясаганда, Фәрит Мөхәммәтшин "ковид" чикләүләре йомшару сәбәпле Дәүләт Советының актив «көндезге» эшкә кайтуын билгеләп үтте. "Эпидемиологик ситуациянең яхшыруы сәбәпле, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы да җанланды, - дип ассызыклады ул. - Ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын лаеклы билгеләп үтте. Безнең республикада да, бөтен илдәге кебек үк, ата-бабаларыбызның батырлыгы турында хәтернең дәлиле буларак, үлемсез полк йөрешләре үтте. АйТи-технологияләрнең халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүдә, республиканың конкуренциягә сәләтлелеген үстерүдә роле зур әһәмияткә ия. Агымдагы ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Россиягә карата моңарчы күрелмәгән санкцион басым шартларында республика агросәнәгать секторында да яңа таләпләр барлыкка килде. Моны исәпкә алып, майда муниципаль районнарда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, депутатлар катнашында традицион зона семинар-киңәшмәләре үткәрелде".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, парламент иҗтимагый оешмалар белән актив хезмәттәшлекне дәвам итә. Парламентта "җәмәгатьчеләр" белән ике очрашу узды, аларда уртак хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Россия халыкларының мәдәни мирас елында, пандемиядән соң беренче тапкыр Сабан туе, русларның Каравон, чувашларның Уяв, мордваларның Балтай, удмуртларның Гырон Быдтон, мариларның Семык бәйрәмнәре үткәрелде.

Республика парламенты эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы җитәкчесе язгы сессиядә Дәүләт Советының 5 утырышы уздырылуын, депутатлар тарафыннан 121 мәсьәлә каралуын, 42 закон һәм 160тан артык карар кабул ителүен хәбәр итте. "Кабул ителгән законнарның күбесе социаль юнәлешкә ия, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Алар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә, гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтүгә, оешмалар һәм салым түләүчеләр мөлкәтенә салым ташламаларының гамәлдә булу срокларын озайтуга һәм башкаларга кагыла. Парламентның аерым игътибары астында гражданнарның сәламәтлеге һәм иминлеге мәсьәләләре кала. Дәүләт Советы РФ Җинаять кодексының 64 маддәсенә наркотик матдәләр сату өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтү максатларында үзгәреш кертү буенча закон чыгару инициативасы белән чыкты. Шулай ук Дәүләт Советының РФ Хөкүмәтенә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди һәм социаль гарантияләрне арттыру кирәклеге турында мөрәҗәгате кабул ителде".

Фәрит Мөхәммәтшин фракцияләр һәм депутат төркемнәренең, комитетларның һәм комиссияләрнең, Дәүләт Советы комитетлары каршындагы эксперт советларының эчтәлекле эшен югары бәяләде. “Бердәм Россия”нең 6 җыелышы уздырылды, 16 мәсьәлә каралды, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында, сайлаучыларның наказларын үтәү һәм гражданнар җыеннарында кергән тәкъдимнәрне үтәү, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында һ.б. КПРФ фракциясе әгъзалары 5 утырыш уздырдылар, алар тарафыннан 180 депутат мөрәҗәгате җибәрелде.

«Мәрхәмәт» депутат берләшмәсенең унбиш утырышы барышында кискен социаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, кайнар линияләр оештырылды. «ТНВ» депутат төркеме яшьләрне цифрлы трансформацияләү, патриотик тәрбияләү шартларында предприятиеләрне сакчыл җитештерү, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Комитетларның 49 утырышы уздырылган, шуларның 9ы күчмә форматта, аларда 213 мәсьәлә каралган.

Казанда Идел буе федераль округының закон чыгару органнары ассоциациясенең 63 нче утырышы узды, анда "Коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның хокукый аспектлары турында" мәсьәлә тикшерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының берләштерелгән күчмә утырышында Нефтекамскида халыкларның милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре каралды.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутатларының төп функцияләренең берсе итеп гражданнарны кабул итүне атады. Узган чорда парламентарийлар тарафыннан 2,6 меңнән артык кеше кабул ителде, сайлаучыларның 6 меңгә якын мөрәҗәгате каралды. 2 400 сорау уңай хәл ителде. Дәүләт Советы җитәкчелеге адресына барлыгы 1,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, парламентта шәхсән кабул итүдә 96 кеше булган.

Республика җитәкчелегенә, депутатларга, дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләренә һәм муниципалитетларга, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә республика файдасына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисе конструктив хезмәттәшлек, барлык дәрәҗәдәге хакимият көчләрен синхронлаштыру дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. "Илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны законнар белән һәм бюджеттан тәэмин итү, ТР Президенты Юлламасы нигезләмәләре, санкцион басым шартларында икътисадны тотрыклы үстерү планы чаралары республикабызның динамик үсешен тәэмин итәчәгенә ышанам, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Һичшиксез, халык белән эш, сайлаучыларның наказларын үтәү аерым контрольдә калачак".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International