«Хөкүмәт сәгате»ндә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 15:44

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Дәүләт Советы депутатлары «Экология» илкүләм проектын, «Иделне сәламәтләндерү» федераль проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңладылар. Доклад белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

Александр Шадриков министрлыкның Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән бергәләп елганы савыктыру буенча алып барыла торган эшләрнең төп юнәлешләрен билгеләде. Быел Татарстан Республикасында «Иделне сәламәтләндерү», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» кебек 4 федераль проектны гамәлгә ашыруга 5,6 млрд. сум каралган, шул исәптән федераль бюджеттан - 4,5 млрд. сум.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, «Экология» илкүләм проекты кысаларында төп һәм иң күп акча таләп иткән федераль проектларның берсе – «Иделне сәламәтләндерү». Татарстан буенча 2024 елга кадәр бу юнәлеш буенча финанслауның гомуми күләме якынча 18 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 13 млрд. сумы федераль бюджеттан. "Проектның төп максаты - агып төшүче пычранган сулар күләмен киметеп илнең төп су артериясенең экологик торышын яхшырту, – дип аныклады министр, – моның өчен безнең республика территориясендә 13 чистарту корылмасы төзү һәм реконструкцияләү һәм экологик пычрак тупланган  2  объектны бетерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 10 муниципаль берәмлектә 12 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән инде».

2021 елда Казан канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү башланды. Пычранган суларның  гомуми күләменең  42% аларның өлешенә туры килә. 

Куйбышев сусаклагычы зонасына утырган ләмнәрне бетерү эше дәвам итә. Ярты гасыр эчендә 100 гектарга якын мәйданда 4 млн. куб. метр ләм утырган. Бу мәйданны рекультивацияләү эшләрнең бәясе 8 млрд. сумнан артыкка төшә.

Түбән Кама сусаклагычы суына тискәре йогынты ясый торган тагын бер эре объект, докладчы әйтүенчә, нефть күлләреннән сузылган кулланылмый торган торбаүткәргечләре. Алар, сусаклагыч биеклеге күтәрелгәннән соң, су астында калганнар һәм хәзерге вакытта Иделгә генә түгел, бәлки Татарстан Республикасы халкының дүрттән бере өчен куркыныч тудыралар, чөнки сусаклагыч 900 меңнән артык кешене су белән тәэмин итә. Әлеге эшләрне башкару бәясе 930,5 млн сум тәшкил итә.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләреннән су төбенә киткән судноларны күтәрү, агып төшүче пычрак сулар күләмен киметү буенча актив эш алып барыла.  Шулай ук «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарталар. Эшләр 4,5 километрдан артык озынлыктагы ике участокта планлаштырыла.

Бу мәсьәлә буенча фикер алышуда катнашкан депутатлар Эдуард Шәрәфиев, Хафиз Миргалимов, Марат Галиев, Таһир Һадиев кече елгаларны торгызу, су төбенә киткән судноларны күтәрү, елгаларны ләмнән арындыру буенча нинди эшләр алып барылуы белән кызыксынды. Дәүләт Советы Рәисе бу юнәлештә эшне алга таба да контрольдә тоту кирәклеген билгеләп үтте.  "Хөкүмәт сәгате"нә бу мәсьәләне кертүнең актуальлеге ачык. Халык сәламәтлеге күп очракта экологиягә, су ресурсларына һәм профильле министрлык шөгыльләнә торган башка сорауларга бәйле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Министрлыкка әлеге мәсьәлә буенча, шул исәптән федераль акчаларны куллану буенча да, активрак эшләргә кирәк. Республика Президенты һәм хөкүмәт экология һәм елгаларны савыктыру мәсьәләләренең мөһимлеген аңлый һәм ел саен әлеге максатларга акча бүлеп бирә, сезгә аларны актив үзләштерергә кирәк, кече елгалар да сезнең контрольдә булырга тиеш".

Кабул ителгән карарда парламентарийга министрлыкка «Иделне сәламәтләндерү» проектын гамәлгә ашыру эшен дәвам итәргә, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә, Татарстан территориясендә су объектлары ярлары буйлап урман полосалары булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен эшләргә, шулай ук Куйбышев сусаклагычы акваториясендә баткан судноларны күтәрү процессын тизләтергә киңәш иттеләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International