Казанда Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачтылар

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе, 13:00

Бүген Казанда ТР Габдулла Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинга истәлекле такта ачтылар. Аны Толстой урамында шагыйрь 2000-2020 елларда яшәгән йорт фасадында урнаштырдылар. Такта ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Дәүләт Советы депутатлары, шагыйрьнең туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашты.

Тантаналы митингны ачып, Минтимер Шәймиев Роберт Миңнуллин турында истәлекләре белән уртаклашты. "Татар дөньясында аның шигырьләрен белмәгән кеше юк, - диде Дәүләт киңәшчесе. - Аның шигърияте лириклыгы, ихласлыгы һәм халык рухы белән аерылып тора. Ул Татарстанда барлык әдәби премияләр лауреаты булды. Роберт Миңнуллин безнең әдәбиятта бик тирән эз калдырды".

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында җәмәгатьчелекнең күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе хөрмәтенә истәлек тактасын урнаштыру турындагы инициативасының республика җитәкчелеге тарафыннан хуплануын билгеләп үтте. "Һичшиксез, Роберт Мөгаллим улы үз халкының лаеклы вәкиле иде, - диде парламент җитәкчесе. - Яңа Россия оешкан иң катлаулы елларда Татарстанның ныклы позициясе Роберт Миңнуллин кебек депутатлар фикеренә таянды. Профильле парламент комитеты җитәкчесе, ТР законнары текстларының ике дәүләт телендә тәңгәллеге буенча комиссия рәисе һәм, әлбәттә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, тыныч һәм тыйнак депутат Роберт Миңнуллин татар телен саклау һәм үстерү, гади кешеләрнең һәм иҗат берләшмәләренең мәнфәгатьләрен яклау, республикада милләтара һәм диннәр арасындагы тотрыклылыкны тәэмин итүгә кагылышлы сорауларда ныклы һәм принципиаль булды".

Тантаналы ачылышта шулай ук Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм шагыйрьнең тол хатыны Клара Миңнуллина чыгыш ясадылар.

Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Шәммәт авылында туа. Университетны тәмамлаганнан соң Татарстан газеталары һәм журналлары редакцияләрендә эшли.

1990 елдан - Татарстан Республикасы халык депутаты.

1995-2000 елларда ТР Дәүләт Советының Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясен җитәкли.

2000-2004 елларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары урынын били.

2004 елдан 2014 елга кадәр - Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе рәисе.

Шагыйрь, публицист, журналист. Татар, рус һәм башкорт телләрендә 34 китап авторы.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. ТР Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Андерсен исемендәге халыкара әдәби премия, Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты.

2020 елның 27 мартында вафат булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International