Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыкара мөселман киносы фестивале үзара мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертә»

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе, 20:31

Бүген Казан Ратушасында XVIII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды, ул Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә һәм «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза. Кунакларны һәм кинофорумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

“Идел буе Болгарстаны Ислам кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм иткән елда  аеруча тантаналы мохиттә узучы кинофестивальне ачуда катнашу миңа  зур канәгатьлек бирә,  –  дип  белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, катнашучыларны, кунакларны һәм фестивальне оештыручыларны сәламләп. – Россия Президенты Владимир Путинның шәхси ярдәме белән бу мөһим вакыйга гомумдәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә. Бабаларыбызның шул рәвешле Исламны  кабул итүе, нигездә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен үз эченә алган Россия цивилизациясенең формалашуында мөһим роль уйнаган, безне гаять зур Ислам дөньясының бер өлеше иткән".

Быел кинофорум кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган махсус программа әзерләнгән. Фестивальнең фильм-ачышы Татарстан режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановның «Ибен Фадлан» тасмасы булды, ул шул көннәрдәге вакыйгалар турында бәян итә. Фильмның тизерын бүген фестиваль ачылганда күрсәттеләр.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе фестивальгә тәкъдим ителгән фильмнарның саны елдан-ел арта баруына игътибар итте. Катнашучыларның географиясе киңәя, бу фестивальнең зарурлыгын  күрсәтә. "Диалог мәдәнияте аша мәдәниятләр диалогына" девизын алга сөргән безнең фестиваль тамашачыларның йөрәкләрен яулап, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да үз карашларын һәм абруен ныгыта. Шунысы куанычлы, төрле илләрдән Казанга килгән кинематографистлар яңа фильмнар тәкъдим итү өчен кабат әйләнеп кайталар, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Борынгы һәм мәңге яшь Казанда мөселман киносы фестивале кебек әһәмиятле чаралар үткәрү киләчәктә дә гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга, югары сәнгать киносын үстерүгә һәм популярлаштыруга хезмәт итәр, халыкара мәдәни элемтәләрне ныгытуга саллы өлеш кертер дип ышанам», - диде ул.

Парламент җитәкчесе фестивальнең барлык катнашучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдереп, режиссер һәм сценарист, жюри рәисе Владимир Хотиненконың кинофорумын үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Быел фестивальнең оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 44 иленнән 625 гариза теркәлгән. Конкурс программасында Төркия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Бангладеш, Россия, Мисыр, Шри-Ланка, Татарстан һәм башка илләрдән фильмнар катнаша, барлыгы 50 фильм тәкъдим ителәчәк.

Кинофорум гадәттәгечә киң конкурс һәм конкурстан тыш программалар тәкъдим итәчәк. Әлеге чара кысаларында режиссерлар һәм фильмнарның актерлары белән иҗади очрашулар узачак. Фестивальнең төп программасы яңа «Синема 5» кинотеатрында узачак.

        

 

 

 0

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International