Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев белән очрашты

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:57

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев белән очрашты. Алар регионнар арасында перспектив хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм парламентара элемтәләрне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның барлык парламентарийлары исеменнән югары кунакны сәламләп, Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Казахстан белән икътисадый һәм мәдәни багланышларының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. "Татарстанда Казахстан мәдәнияте көннәре уңышлы уза, – дип басым ясады ул. – Кичә бездә унсигезенче Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды, аның кысаларында Казахстаннан биш кинокартина тәкъдим ителәчәк. Бу атна азагында Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча мин Казахстанның Абай өлкәсендә татарларның милли бәйрәмендә катнашачакмын, анда Беренче Халыкара Иртыш буе Сабантуе була. Шактый күп татарлар яшәгән Семей шәһәрендә Татар сәнгать мәктәбенең 30 еллыгына багышланган чаралар узачак".

Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаев Фәрит Мөхәммәтшинга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтеп, барлык өлкәләрдә дә үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. "Казахстан белән Татарстанның икътисади хезмәттәшлеге уңышлы үсә, – диде ул. – Казахстан территориясендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла, яңа эш урыннары булдырыла. Иң мөһиме, бу ниндидер вакытлыча оешкан предприятиеләр генә түгел, алар инде монда төпләнеп калачаклар. Нефть-газ тармагында, шиннар җитештерүдә һәм сәнәгатьнең башка өлкәләрендә бик мөһим проектлар имзаланды. Мәдәни һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыру сөендерә, шуларның берсе – Казахстанның күп төбәкләрендә татарларның милли бәйрәме Сабантуйлар уздырыла".

Казанга эш визиты кысаларында Ермек Кошербаев Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булырга, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл белән очрашырга ниятли.

Кич белән Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Мәдәният көннәре кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казахстан сәнгать осталарының концерты булачак.

Очрашуда Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International