Рима Мөхәммәдшина һәм Дмитрий Анисимов Дәүләт Советы депутатлары итеп сайланды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе, 13:36

11 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Рима Мөхәммәдшина һәм Дмитрий Анисимов республика парламенты депутатлары итеп сайланды.

«Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшина Ибраһим бермандатлы сайлау округы буенча депутат итеп сайланды. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда ул 57,3% тавыш җыйды. Сайлауларга кадәр ул Казан шәһәре Думасы депутаты, «Бердәм Россия»фракциясе әгъзасы була.

Пионерлар бер мандатлы сайлау округында, Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат, «Стратегик инициативалар үзәге» ҖЧҖ директоры Дмитрий Анисимов җиңде, ул 64,39% тавыш җыйды.

Сайланган депутатлар Рима Мөхәммәдшина һәм Дмитрий Анисимов депутат вәкаләтләрен Дәүләт Советының чираттагы сентябрь утырышында үтәүгә керешәчәкләр. Шул ук вакытта аларның парламент комитетлары составына кертү турындагы гаризалары да каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International