Депутатлар гуманитар миссия белән Луганск Халык Республикасында

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе, 13:36

Депутатлар гуманитар миссия белән Донбасс төбәкләренә баруларын дәвам итәләр. Узган атнада Луганскида РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин һәм «Яшь гвардия» волонтерлары булдылар.

Депутатлар "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә азык-төлек продуктлары, су өчен савытлар, медикаментлар, пыялапакетлар, шәмнәр һәм башка кирәк-яраклар салынган  гуманитар ярдәм китерделәр. Татарстанлылар Луганск мәктәпләренә канцелярия кирәк-яраклары, спорт инвентарьлары, җылы киемнәр җыеп тапшырдылар. Татьяна Ларионова әйтүенчә, Татарстан зыян күргән кешеләргә 600 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.

Депутатлар эш сәфәре барышында  Луганск Халык Республикасы Халык советы эше белән танышты. Луганск парламенты депутатлары белән очрашу вакытында Татьяна Лионова укытучылар белән бергә эшләү, гуманитар профильле белгечләргә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү буенча кайбер тәкъдимнәр белән уртаклашты, мәдәни мирасны саклау буенча уртак проектлар тәкъдим итте. Ә Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев хезмәттәшләрен борынгы Болгарга чакырды.

Луганск Халык Республикасы Халык Советы Рәисе урынбасары Олег Коваль татарстанлыларга һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ЛХР икътисадын торгызу буенча ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.

Луганск Халык Республикасы Халык Советы депутаты Зинаида Наден күптән түгел Татарстанга килгән булган,  республикабызда вакытлыча яшәүче якташлары белән очрашкан. Ул балаларны кайгырткан өчен "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан штабына аналарча рәхмәт сүзләрен җиткерүләрен сорады. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин киләчәктә дә хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

Татарстан "бердәмроссиялеләре" делегациясе шулай ук Татарстанның Луганск Халык Республикасында инде 10 көн эшләүче мобиль сырхауханәдә дә булды. Күчмә комплекста тикшерү һәм консультатив ярдәм өчен уникаль мөмкинлекләр тудырылган. УЗИ аппаратында тикшерү, офтальмологик һәм хирургия ярдәме аеруча кирәк. Аерым операцияләр үткәрү очраклары бар. Кабул итүне Татарстанның иң яхшы медицина учреждениеләреннән  –  Республиканың клиник һәм җиденче шәһәр хастаханәләреннән  14 югары класслы белгеч алып бара.

Депутатлар Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә ярдәм итү максатыннан хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләвен белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International