Александр Тыгин: "Электротранспорт-транспорт системасы үсешенең иң перспектив юнәлешләренең берсе"

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе, 14:58

Шәһәр электр транспортын капиталь төзекләндерү программасы булдырырга, билетсыз йөрүчеләргә штраф күләмен йөз тапкыр арттырып, 300 сумнан 3600 сумга җиткерергә. «Метроэлектротранс»та Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты белән комитет каршындагы Экспертлар советы уртак күчмә утырышында шундый тәкъдимнәр булды.

Утырышта Татарстанда пассажирлар йөртүне оештыру өлкәсендәге закон үтәлешен мониторинглау буенча зур эшкә йомгак ясадылар. Парламент комитеты әгъзалары ел ярым эчендә зур шәһәрләрдә җәмәгать транспортына бәйле проблемаларның ничек хәл ителүен өйрәнгән. Шәһәрнең җир өсте электр транспортында һәм автомобиль транспортында пассажирлар йөртүне оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү мониторингның төп йомгакларыннан берсенә әйләнгән. Мониторингка соңгы нәтиҗә парламент президиумының якындагы утырышында ясалачак.

Комитет утырышы алдыннан депутатлар «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов белән «Ломжа урамы» һәм «Сахаров урамы» станцияләрендә метроның икенче линиясен төзүнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта станцияләр ике тоннель белән тоташтырылган, барлыгы 2220 метр озынлыкта җир асты юлы салынган. Тоннель казу комплекслары аена 200 метр араны казып үтә. Икенче линиянең беренче өлешен (4 станция) төзү якынча 41 миллиард сумга төшәчәк.

Марат Рәхимов әйтүенчә, беренче участокны 2027 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Метро төзүчеләр ел азагына кадәр акча белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта төп төзелеш-монтаж эшләре алып барыла. Якын араларда инженерлык челтәрләрен сузу, тоннельләр һәм станцияләрне бизәү-әзерләү кебек зур чыгымлы эшләр башланып китәчәк.

Комитет утырышында электр транспортын үстерүгә аерым тукталдылар. «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Абдулхаков билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казанда 9 трамвай, 10 троллейбус маршруты, бер метро линиясе эшли. Электр транспортын карап тоту, аңа хезмәт күрсәтү, бигрәк тә вагоннарны һәм инженерлык челтәрләрен ремонтлау зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә ул шәһәр электр транспорты инфраструктурасын капиталь төзекләндерү программасын эшләүнең максатка ярашлы буласын искәртте.

Комитет рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә "электротранспорт – миллионлы теләсә кайсы шәһәр өчен иң мөһиме, транспорт системасы үсешенең иң перспектив юнәлешләренең берсе".

Сүз уңаеннан, «Метроэлектротранс» генераль директоры билетсыз йөрүчеләргә штраф күләмен 100 тапкыр арттырып, 3,6 мең сумга җиткерергә тәкъдим итте. Моннан тыш ул билетсыз баручыларга штраф салу өчен вәкаләтле махсус муниципаль орган булдырырга кирәклеген әйтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International