Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган бәйге игълан ителде

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе, 15:00

2022 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула.

Татарстан Республикасы Төп законын кабул итүнең юбилей датасы уңаеннан, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында Татарстан Республикасы “Гражданлык инициативаларын яклау үзәге” төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан “Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне сына!” проекты гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне сына!» республика конкурсы - Татарстан Республикасы Төп законының төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест үткәрү.

2022 елның 13 сентябреннән 1 ноябренә кадәр constitution30.tatar проекты сайтында теркәлү узарга һәм конкурста катнашырга мөмкин. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре буенча электрон сертификат алачак.

Конкурс йомгаклары буенча иң күп балл җыйган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International