Округларда депутат атналыгы

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе, 17:33

Дәүләт Советы депутатлары узган атнада округларда актив эшләделәр. Парламентарийлар «Өлкән буын» партия проекты кысаларында гражданнарны кабул иттеләр, шулай ук республиканың кайбер мәгариф учреждениеләрендә булдылар.

9 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Яшел Үзән шәһәренең 90 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул шәһәр халкын һәм кунакларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады. Предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләре һәм ветераннары Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

9 сентябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Казан шәһәре Совет районы буенча Пенсия фонды вәкиле белән берлектә, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә өлкән буын гражданнарны кабул итүнең бердәм көне кысаларында пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча халыкны кабул итте.

Гражданнар пенсияне индексацияләү, эшкә яраксыз гаилә әгъзаларын карау буенча компенсация түләүләрен билгеләү, пенсия алды яшендәге гражданнарга ташламалар бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Кабул итү нәтиҗәләре буенча барлык мөрәҗәгать итүчеләргә 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсия системасында булган төп үзгәрешләр турында кирәкле консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде.

8 сентябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев пенсия белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча онлайн форматта Балтач районы Иске Салавыч авылында яшәүче Һидая Шакирҗанованы кабул итте. Депутат мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлады һәм проблеманы хәл итүне шәхси контрольгә алып, тиешле аңлатма бирде.

8 сентябрьдә Казанда, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Бергә җиңәбез» Бөтенроссия йөзү турнирының тантаналы ачылышы узды. Катнашучыларны һәм җанатарларны «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова сәламләде. Турнирда катнашу өчен Казанга илнең 34 төбәгеннән, шулай ук биш чит илдән 150 катнашучы килде.

Ярышларның төп бурычы – сәламәтлекне ныгыту, физик культура һәм спорт ярдәмендә реабилитацияләү һәм җайлашу, шулай ук Даун синдромы булган кешеләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.

6 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат муниципаль районында яшәүчеләр өчен онлайн-кабул итү үткәрде. «Вишневая рапсодия» ансамбле солистлары Вишневая Поляна авылы клубы өчен музыка аппаратурасы алуда ярдәм сорадылар. Нурлат шәһәрендә яшәүчене Нурлат үзәк район хастаханәсе стационарының реанимация палатасын җиһазландыруга бәйле мәсьәлә борчый. Бу мәсьәләне аңлатуда район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев ярдәм итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, депутат тарафыннан тагын бер мәсьәлә эшкә алынды.

7 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Чирмешән муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты, шулай ук «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасы кысаларында яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы буенча гамәлгә ашырылган яшүсмерләр клубында булды.

6 сентябрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин эшлекле сәфәр белән Актаныш муниципаль районында булды. Депутат район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов белән берлектә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының сайлау кампаниясе барышында «Минем депутатым» онлайн-сервисы аша «Мобиль кабул итү» проекты аша кергән сайлаучыларның наказларын үтәү буенча киңәшмә уздырды.

6 сентябрьдә 94 нче Казан гимназиясендә Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова гимназия җитәкчелеге һәм республика дәүләт архивы вәкилләре белән очрашты. Депутат «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында "Җиңү юнгалары" ("Юнги Победы") дип аталган яңа акция булдыру турында сөйләде. «Татарстан территориясендә, Казан шәһәрендә бу юнәлештә 94-нче номерлы гимназия уңышлы эш алып бара. Монда Соловецкий юнгалары истәлеге мәңгеләштерелгән, бу хәрәкәтнең тарихы актив өйрәнелә. Мәктәп Татарстаннан чакырылган юнгалар белән хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә юнгалар мәктәбендә укыган бер генә ветеран исән калган. Күп кенә төбәкләр бу юнәлештә яңа гына эшли башладылар, ә бездә Соловецкий юнгалары хөрмәтенә аталган урам бар, мәктәп территориясендә юнгаларга һәйкәл куелган», - диде Римма Ратникова.

Дәүләт Советы депутаты билгеләп үткәнчә, яңа акция кысаларында Татарстан Дәүләт архивы белән берлектә Соловецкий юнгалары белән бәйле документларны өйрәнү уздырылачак, экспозицияләр әзерләүдә ярдәм күрсәтеләчәк. "Юнгалар мәктәбенә чакырылыш булган республика районнарында эзләү эшен җәелдерергә кирәк. Шулай ук республика мәктәпләрендә экспозицияләр булдыру планлаштырыла. Чөнки бу малайлар, Соловецкий юнгалары - хәзерге буынга юнәлеш бирергә тиешле патриотизм үрнәге булып тора», - дип басым ясады  Римма Ратникова.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International