Дәүләт Советы депутатлары инвестпроектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен табышка салым буенча ташламалы ставкаларны озайтырга тәкъдим итә

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе, 11:39

Бүген ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2022 елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында сөйләштеләр. Моннан тыш, депутатлар республика Бюджет кодексына һәм ташламалы салым ставкалары күләмен җайга салучы кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук комитетның агымдагы елның IV кварталына эш планын расладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы республика бюджетын үтәү нисбәтеннән, тулаем алганда, уңышлы булган. Финанс министры урынбасары Алла Анфимова билгеләп үткәнчә, ел башына кергән керемнәр һәм калган акчалар хезмәт хакын тулысынча түләргә һәм планлаштырылган чыгымнарны, инвестицион характердагы чыгымнарны да кертеп, тиешле күләмдә финансларга мөмкинлек биргән. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр беренче яртыеллыкны срогы чыккан кредит бурычларыннан башка төгәлләгәннәр.  

"2022 елның беренче яртыеллыгында консолидацияләнгән бюджетка 207,3 млрд.сум салым һәм салым булмаган керемнәр, яки еллык планның 61,4% керде, - дип белдерде министр урынбасары, - республика бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 181,5 млрд. сум күләмендә (еллык планның 63,5%) тупланган".

Республика бюджетына керемгә салым 96,2 млрд. сум күләмендә кергән (план 123 млрд.сум булса, үтәлеш 78% тәшкил иткән). Республика бюджетына акцизлар кереме  (37,9 млрд.сум булган еллык планның 50% ы) 19,1 млрд. сум тәшкил иткән. Республика бюджетына 32,5 млрд. сум күләмендә физик затлар кеременә салым, 17,3 млрд. сум күләмендә мөлкәткә салым, 1,3 млрд. сум күләмендә транспорт салымы кергән.

Салым булмаган керемнәр 8,4 млрд. сум тәшкил иткән. Федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 21,6 млрд. сум кергән. ТР бюджетына түләүсез керемнәр 1,4 млрд. сум тәшкил иткән.

Бюджетның чыгым өлешенә килгәндә, Алла Анфимова билгеләп үткәнчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында консолидацияләнгән бюджет чыгымнары - 194,8 млрд.сум, республика бюджеты 165,8 млрд. сум тәшкил иткән. "Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар вакытында һәм тулы күләмдә 38,3 млрд.сум бүлеп бирелде", - дип басым ясады министр урынбасары. 

Агымдагы елның сигез аенда консолидацияләнгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре 281,1 млрд. сум тәшкил иткән, республика бюджетына 244,1 млрд.сум мобилизацияләнгән.

Гадәттәгечә, республика бюджеты үтәлеше турындагы хисап буенча фикер алышу белән бер үк вакытта ТР Территориаль Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы хисап та карала. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТММИФ бюджетына 35 млрд. 479 млн. 961,3 мең сум акча кергән. Чыгымнар 31 млрд. 646 млн.905,5 мең сум тәшкил иткән.

Бүген комитет утырышында профильле комитет әгъзалары республиканың бюджет һәм салым законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Әлеге федераль закон нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Бюджет кодексының 174.1 статьясының гамәлдә булуы туктатыла,  шуның нигезендә бюджет керемнәре тиешле территориянең бюджет турындагы закон (карар) проектын закон чыгару (вәкиллекле) органга керткән көнгә социаль-икътисадый үсешенә, шулай ук Россия Федерациясенең  бу датага кабул ителгән салымнар һәм җыемнар турында һәм бюджет законнарына таянып фаразлана. Эшләнгән закон проекты республика законнарына шундый ук үзгәрешләр кертә. Хәзер фаразланган күрсәткечләргә үзгәрешләр кертү, вәзгыятьне исәпкә алып, парламентка бюджет проектын керткәннән соң да мөмкин.

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» һәм «Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелгән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында  законы проекты белән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләрне үсеше алдан билгеләнә торган территорияләргә алмаштыруны күздә тота. "Бу үзгәреш «социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр» һәм «махсус икътисадый зоналар» төшенчәләрен һәм аларның хокук режимнарын бутау очракларының гамәлдә очравына бәйле", - диелә документка аңлатма язуында

Оешмалар табышына салым буенча ставканы билгеләү турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты белән салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен 2024 елның 1 гыйнварына кадәр киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булуы озайтыла. Исегезгә төшерәбез, табышка салым буенча түбәнәйтелгән ставкалар инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен, шулай ук техник документация нигезендә машина урыны саны кимендә   150 берәмлек булган автомототранспорт чараларын куеп торуның күпкатлы һәм җир асты урыннарында (парковкаларда) автомототранспорт чараларын куеп тору урыннары (парковкалар) хезмәте күрсәтүләрдән керем тиешле хисап (салым) чорына керемнең 100 процентын тәшкил иткән оешмалар өчен билгеләнгән. 2023 елга салым буенча ташламалар, алдан мәгълүматлар буенча, 1,7 млн.сум күләмендә бәяләнә.

Патент салым системасы шулай ук көйләнәчәк. Әлеге закон бүген профильле комитет утырышында каралды. Аерым алганда, салым салуның патент системасы кулланылырга мөмкин булган эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеге үзгәртелде. Федераль законнар белән 2023 елның 1 гыйнварыннан кыйммәтле металл белән бәйле зәркән тармагында махсус салым режимнарын куллану тыела (зәркән әйберләрен җитештерү һәм сату).

Хәзерге вакытта гамәлдәге исемлеккә зәркән эшләнмәләрен һәм бижутерияләрне ремонтлау, зәркән эшләнмәләрен чеканлау һәм гравировкалау, зәркән әйберләре ясау һәм шәхси заказ буенча бижутерия керә. Зәркән тармагында махсус салым режимнарын куллану чикләүләре бижутерия җитештерүне һәм зәркән әйберләрен ремонтлауны гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләргә генә кагылмый. Шул ук вакытта эшкуарлык эшчәнлегенең патент системасы кулланыла торган төрләре исемлегеннән зәркән эшләнмәләре ясау һәм халыкның шәхси заказы буенча шундый  эшләнмәләр ясау эшчәнлеген төшереп калдыру күздә тотыла.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International