Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләүне хуплады

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе, 13:09

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар берничә закон проектын һәм контроль мәсьәләләрне карадылар. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.

ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет җәмәгать судьясын сайлау мәсьәләсен карады. Депутатлар Айгөл Фәхретдинова кандидатурасын хупладылар һәм ТР Дәүләт Советына аны ТР Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 8нче суд участогына өч елга ТР җәмәгать судьясы итеп сайларга тәкъдим иттеләр.

Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү эшенең торышы һәм аны оештыру мәсьәләсе комитетның даими контролендә тора. Бүген балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина комиссиянең 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Илсөяр Гарифуллина төрле дәрәҗәдәге депутатлар, тренерлар, яшьләр сәясәте һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре арасыннан җәмәгать тәрбиячеләре санының артуын зур канәгатьлек белән билгеләп үтте. 2022 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарга 1791 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән.

Парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров комиссиянең республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль хакимиятләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген югары бәяләде һәм депутатларны балалар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә ярдәм итү эшен активлаштырырга чакырды.

Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев игътибарны мәктәпләрдә буллинг проблемасына юнәлтте.

Комитет рәисе Шакир Яһудин, мәсьәлә буенча фикер алышуга йомгак ясап, балигъ булмаганнар арасында хәзерге заман пробдлемаларын исәпкә алып җинаятьчелекне кисәтүнең аеруча әһәмиятен билгеләп үтте. "Хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеген нәтиҗәлерәк координацияләү кирәк", - дип ассызыклады ул.

Комитет ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Яшьләр эшләре министрлыгына, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика һәм муниципаль комиссияләргә тәкъдимнәр кабул итте.

Утырышта комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын тәкъдим итте.

Парламентарий искәрткәнчә, балаларны физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә тискәре йогынты ясаучы факторлардан яклау балалар мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтенең максатларыннан берсе булып тора. "Әлеге максатларга ирешү өчен закон проекты тарафыннан Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизацияләүче эчемлекләрне, шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләү тәкъдим ителә, - диде Александр Чубаров. - Тонизацияләүче, шул исәптән энергетик эчемлекләр, балаларны тукландыруны оештырганда рөхсәт ителмәгән азык-төлек продукциясе исемлегенә кертелгән".

Сыекландырылган углеводород газы булган көчле газ яктырткычлары һәм шешәләр дә куркыныч тудыра. "Алар ирекле әйләнештә һәм чагыштырмача арзан торалар, шуңа күрә агулы исерүне татып карауның мондый ысулы турында белгән һәм моны сынап карарга теләгән һәр балигъ булмаган кеше организмына төзәтеп булмый торган зыян китерергә мөмкин, - диде Александр Чубаров. - Бу матдәләр сулыш алганда аритмиягә һәм йөрәк тоткарлануына китерергә мөмкин, бу исә үлемгә китерә. Хокук саклау органнары һәм медицина оешмалары ел саен яшүсмерләрнең газ куллану фактларын яздыралар. Әйтик, 2021 елда Чаллы шәһәрендә хокук саклау органнары яшүсмерләрне газ белән агулауның дүрт очрагын теркәгән. 2022 елның гыйнварында 2009 елда туган кыз бутан белән агулану нәтиҗәсендә вафат була, Алабугада ике балигъ булмаган бала газ куллану белән бәйле профилактик исәптә тора".

Әлеге факторларны исәпкә алып, закон проекты белән балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизацияләүче эчемлекләрне ваклап сатуны чикләү кертергә, шулай ук күрсәтелгән тыюны бозган һәм балигъ булмаганнарны аларны куллануга җәлеп иткән өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә. Проектта шулай ук балигъ булмаганнарга шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен сыекландырылган углеводород газын сатуны тыю һәм балигъ булмаганнарны сулыш алу юлы белән сыекландырылган углеводород газын куллануга җәлеп итүне тыю каралган.

Комитет закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышларда карарга тәкъдим итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International