Казанда Россиянең волонтерлык хәрәкәте форумы ачылды

2022 елның 16 сентябре, җомга, 14:20

Бүген Казанда "Игелек.Конференция-2022" дигән форум эшли башлады. Россиянең 80нән артык төбәгеннән килгән волонтерлар оешмалары вәкилләрен Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Бүген бу залга илебезнең иң яхшы кешеләре җыелды. Сез - проблемалар турында сөйләшергә курыкмый торган, башкаларның кыенлыкларына битараф булмаган һәм мөһим проблемаларны хәл итү өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кешеләр, - дип ассызыклады волонтерлык үзәкләре ассоциациясе советы рәисе, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев, форумны ачып. - Димәк, без сезнең белән эшләгән эш, чыннан да, кирәкле һәм конкрет нәтиҗәләр бирә. Безнең оешмалар, шул исәптән 150 югары уку йорты, 170 коммерцияле булмаган оешма һәм шул ук сандагы дәүләт оешмалары, үз шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә иҗтимагый үсеш үзәкләренә әверелде».

 «Татарстанда волонтерлык һәм иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында. - Республика волонтерлары безнең авыр чорда мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп, барлык игелекле эшләрнең алгы сызыгында тора. Пандемия белән бәйле гомуми бәла кешеләрнең кызганучанлык һәм авыру, зәгыйфь, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү хисләрен «уятты". Яшьләр һәм өлкән буын кешеләре үз теләкләре белән һәрчак кирәк булачак оешмаларга берләштеләр».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ирекле хәрәкәттә катнашу яшьләр өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия. "Җәмгыять өчен яхшылык эшләп, кеше җаваплырак була бара. - диде ул. - Бу волонтерлык оешмаларын бөтенхалык хәрәкәтенең бер өлеше итә".

Фәрит Мөхәммәтшин форум делегатларына уңышлар теләп, конференциянең түгәрәк өстәлләре һәм секцияләре барышында волонтерлык хәрәкәтен камилләштерү һәм үстерү, шулай ук эшчәнлек юнәлешләре, яшьләрне стимуллаштыру, оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр яңгырар дип өметләнүен белдерде. «Без хезмәттәшлеккә шат булачакбыз һәм сезнең барлык конструктив инициативаларыгызны карарга әзер», - дип тәмамлады сүзен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International