Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе, 20:20

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Ул Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Анда төбәк законнарын илнең бердәм хокукый кырына яраклаштыру һәм көзге сессия чорында Татарстаннан сайланган сенаторларның эшен көчәйтү мәсьәләләре каралды. Парламент башлыгының “Бердәм Россия” Генераль советы Секретаре Андрей Турчак белән очрашуында исә партиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин Адыгея, Кабарты-Балкар һәм Карачай-Черкас республикаларына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты. Тантана Дәүләт Кремль Сараенда узды. Төньяк Кавказ республикаларының өчесе дә, бер-ике ай аерма белән, 1922 елда оештырылып, автономияле өлкәләр статусын ала.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде. “Тау халкының: “Тугрылыклы дуска ия булу – бәхет ул”, – дигән мәкале бар. Россия халыкларының тугрылыгы, бердәмлеге, дуслыгы – безнең көч һәм киләчәгебезнең иминлеге өчен ныклы нигез”, – дип басым ясап әйтте Владимир Путин үзенең чыгышында. “Үз төбәкләрегезнең нәтиҗәле икътисади һәм социаль үсеше өчен, тотрыклылык һәм татулыкны ныгыту өчен мөмкин булганның барын да эшләячәгегезгә ышанам”, – дип мөрәҗәгать итте Президент залга җыелган халыкка.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан җылы сәламләү сүзләрен ирештерде. “Россиянең күп милләтле, халыкларының бердәм булуы – һичшиксез, зур байлык, горурлык һәм имин киләчәгебезнең төп нигезе, – диелгән сәламләү хатында. – Республикаларның үз юбилейларын бергәләшеп билгеләп үтүе бик мөһим. Гаять зур, гүзәл ватаныбызның барлык халыклары арасында дуслык, үзара ихтирам-хөрмәт хисләрен югары бәяләү һәм кадерләп саклауны тагын бер кат дәлилли бу”.

Бәйрәм бик матур концерт белән төгәлләнде. Россиядә игълан ителгән Мәдәни мирас елында узган концерт Кавказда яшәүче барлык халыклар вәкилләренең чын мәгънәсендә бәйрәменә әйләнде. “Тырышлыкларны берләштереп кенә без халыкларыбызның күп гасырлык дуслыгын саклаячакбыз һәм ныгытачакбыз. Милләтара тынычлык һәм татулык – илебезне һәм төбәкләрне уңышлы төстә үстерүнең нигезе”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International