Казанда «Татарстан-Беларусь» бизнес-форумы ачылды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:49

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Белорусь Премьер-министры Роман Головченко «Татарстан-Беларусь» эшлекле форумын ачтылар. Ул эшкуарлык өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне активлаштырырга тиеш. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булып тора һәм товар әйләнеше буенча лидерлар рәтенә керә. Бу күрсәткеч 1 млрд АКШ доллары тәшкил итә. Моннан тыш, гамәлдәге килешүләр һәм делегацияләр белән даими рәвештә алмашу, шулай ук уртак эш төркеме эшчәнлеге Татарстан-Белорусь элемтәләрен ныгытуга ярдәм итә.

Татарстан Президенты сүзләренә караганда, катлаулы санкция шартларында үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал бар. «Катлаулы халыкара шартларда безнең предприятиеләр кооперациясен көчәйтергә, кече һәм урта бизнесны активрак эшкә җигәргә кирәк. Республикабызның икътисадый мөмкинлекләре Белорусь предприятиеләренә кызыклы булыр дип өметләнәбез», - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов һәм форумда катнашучыларга уңышлы һәм уртак эшчәнлек теләде.

Рәсми ачылыш тәмамлангач, форумның эшлекле өлеше Белорусь  һәм Татарстан ягыннан булган  катнашучыларның  чыгышлары һәм аралашу форматында дәвам итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International