Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган Дәүләт Советы депутатларына таныклыклар тапшырды

2022 елның 23 сентябре, җомга, 09:36

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының яңа сайланган депутатлары Рима Мөхәммәдшинага һәм Дмитрий Анисимовка депутат таныклыклары һәм значоклар тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын 11 сентябрьдә узган ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларда җиңүеләре белән котлады, шулай ук аларны депутат эшенә актив катнашырга, профильле комитетлар һәм парламент утырышларында актив эшләргә чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International