КПРФ фракциясе утырышы узды

2022 елның 23 сентябре, җомга, 09:53

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның утыз дүртенче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм фракциянең эш планын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Дәүләт Советының бүгенге утырышына  Президум тарафыннан кертелгән мәсьәләләр турында фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күбесен хуплавын белдерде. Шулай ук фракциянең берничә белдерүен, шул исәптән "Кояшлы шәһәр" микрорайонында яшәүчеләрнең социаль иминлеген яхшырту һәм торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларның хокукларын яклау чаралары турында хәбәр итәргә карар кылынды.

Якындагы айларда матбугат конференцияләре һәм түгәрәк өстәлләр уздыру планнары турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов парламентарийларны активрак булырга чакырды һәм чараларның тематик эчтәлеген яхшырту зарурлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук фракция әгъзаларыннан үзләре беркетелгән муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә эшнең нәтиҗәлелеген арттыруны таләп итте.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, КПРФ фракциясе киләсе елга республика бюджеты проектына тәкъдимнәр әзерләүне дәвам итә. Хафиз Миргалимов барлык дәрәҗәдәге коммунист депутатларны бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International