«Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды

2022 елның 23 сентябре, җомга, 10:11

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды, анда парламентарийлар IV кварталга эш планы буенча фикер алыштылар.

Дүртенче кварталда депутат төркеме тарафыннан «Татарстан - яңа гасыр»  депутат төркеменең һәм «Татарстан - яңа гасыр»  республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат шәһәрендәге уртак күчмә утырышын уздыру планлаштырыла. Түгәрәк өстәл «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме әгъзаларының «Татарстан - яңа гасыр»  депутатлары белән халык мөрәҗәгатьләрен үтәү буенча муниципаль районнарның вәкиллекле органнарында үзара хезмәттәшлеге темасына узачак.

Шулай ук «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте һәм  депутат төркеме әгъзалары катнашында «Алабуга» МИЗда уртак утырыш уздыру планлаштырыла, анда цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча республика предприятиеләрендә системалы эшне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International