Дәүләт Советында көзге сессия ачылды

2022 елның 23 сентябре, җомга, 10:22

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы ачылды.   

Утыз дүртенче утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 28 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 19 республика законнары проекты, 2 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару органнары мөрәҗәгате.

Закон проектларының иң зур блогы Бюджет кодексына һәм республиканың салым законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле. Кайбер закон проектлары ташламалы салым ставкаларының йогынтысын озайта, башкаларны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү белән бәйле.

Социаль сәясәт комитеты тәкъдиме буенча утырышның көн тәртибенә беренче укылышта карау өчен балигъ булмаганнарга тонус күтзрүче эчемлекләрне һәм сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләү турында закон проекты кертелә. Әлеге мәсьәлә Дәүләт Советында тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында каралачак.

Моннан тыш, беренче укылышта инвестицион һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу, янгын куркынычсызлыгы турында, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында, мәгариф турында закон проектлары каралачак.

Икенче укылышта ТР Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак, ул сайлаулар һәм референдумнар уздырганда дистанцион электрон тавыш бирүне куллану тәртибен билгели.

Утырышның көн тәртибенә аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Казан шәһәре һәм Биектау районы чикләре турында ("Фәнни шәһәрчек" территориясен Казан чикләренә кертү өлешендә) республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан белән Марий Эл республикалары арасында чикләр урынын билгеләү турындагы килешүне раслау хакында закон проектлары кертелгән.

Утыз дүртенче утырышта депутатларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының 2021 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турындагы доклады тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтү системасы органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеге турында мәгълүматны тыңлаячаклар. Бу нисбәттән республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак.

Бүгенге утырышта шулай ук РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына ау кагыйдәләрен бозган өчен 500 сумнан 2000 сумга кадәр минималь штраф күләмен арттыруны күздә тоткан федераль закон проектын кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын караячаклар.

Утырышның көн тәртибенә элек сайланган вәкаләтләр чоры тәмамлануга бәйле рәвештә ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү мәсьәләсе кертелгән. Җиде вакантлы урынга 11 гариза бирелгән, аларның хокуклары Дәүләт уорылышы һәм җирле үзидарә комитеты тарафыннан расланган, рейтинглы тавыш бирү процедурасын куллану планлаштырыла.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Утырышның көн тәртибе буенча фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы киңәйде һәм анда 37 сорау кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп Е.А. Варакинны билгеләп куюны килештерү турында.

3. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составларындагы үзгәрешләр турында.

5. Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында 2022 елның 12 августындагы 40 номерлы килешүне раслау хакында.

6. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 342-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 341-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 өлешенең 81 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» 330-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 312-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10.«2023 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» 335-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 324-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын  тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең  гамәлдә булуын туктатып тору хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү турында» 323-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм «Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелгән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 325-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» 307-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

15. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм статусы турында» һәм «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында» 320-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16.«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 332-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17.«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 14 статьясына үзгәреш кертү хакында»  321-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.«Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында» 326-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 34 һәм 40 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 336-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

20. «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 337-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 19 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 333-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» 309-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

23. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 319-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

24.«Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 322-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

25. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 327-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

26. «2023 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында»
329-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

27.«2023 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 328-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

28. 2021 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

29. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.37 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

30. «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 12.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 183172-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектларының дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның хокукый статусын регламентлаштыра торган коррупциягә каршы законнарны камилләштерү өлешендә).

31.«Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законга  үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең  закон чыгару инициативасы турында.

32. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 190826-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе Бюджет кодексының 14, 84, 85 һәм 153 статьялары нигезләмәләрен 414-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын исәпкә алып төгәлләштерү өлешендә).

33. «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында һәм гражданнарның кайбер категорияләрен  торак урыннар белән тәэмин итү турында» Федераль законның 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 172859-8 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарның торак шартларын яхшыртуны тәэмин итү өчен бирелгән федераль бюджет акчаларыннан файдалану нәтиҗәлелеген арттыру максатларында).

34. «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» Федераль законның 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 164411-8 номерлы федераль закон проекты турында (чит ил гражданнарын, шулай ук үзләренә бәйсез сәбәпләр аркасында туктатылмаган чит дәүләт гражданлыгы да булган Россия Федерациясе гражданнарын дәүләт хезмәтенә яисә муниципаль хезмәткә алу мәсьәләләрен җайга салу хакында).

35. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.35 статьясына үзгәреш кертү хакында» 149604-8 номерлы федераль закон проекты турында (хайваннарның яисә үсемлекләрнең сирәк очрый торган яисә бетү куркынычы янаган төрләрен юкка чыгарган өчен административ җаваплылыкны ачыклау өлешендә).

36. Хөкүмәт сәгате: «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен кисәтү буенча балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеге турында».

37. Төрлесеннән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International