Депутатлар җәмәгать судьясын сайлады

2022 елның 23 сентябре, җомга, 10:57

Бүген Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында депутатлар ТР җәмәгать судьясын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Югары Суды тәкъдим иткән кандидатура бертавыштан хупланды.

Депутатларны Айгөл Фәхретдинова кандидатурасы белән ТР Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев белән таныштырды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты карары белән комитет рәисе Шакир Яһудин таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, федераль һәм республика законнары таләпләре нигезендә җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатны сайлауга каршы нинди дә булса сәбәпләр ачыкланмаган.

Дәүләт Советы Айгөл Фәхретдинованы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 8 нче суд участогына 3 елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International