2022 ел бюджетына 50 млрд. сумнан артык өстәмә кергән

2022 елның 23 сентябре, җомга, 11:09

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде. Закон проекты агымдагы ел нәтиҗәләре буенча керемнәрне 50,1 млрд. сумга арттыруны күздә тота һәм бюджетның чыгым өлешенә беренче чираттагы юнәлешләргә 22,5 млрд. сум кертә.

Республика финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, бюджет үтәлеше нәтиҗәләре буенча салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 48,4 млрд. сумга арта. Оешмалар табышына салым буенча план билгеләнешен 33,6 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Түләүләрнең артуы, нигездә, нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртү компанияләреннән, шулай ук салым түләүчеләрнең, сәүдә оешмаларының берләштерелгән төркемнәренә керә торган предприятиеләрдән салым керемнәренең артуы белән аңлатыла.

Салым булмаган керемнәр күләме 2 млрд. сумга арткан. Кире кайтарылмый торган кертемнәр 1,7 млрд. сумга арттырылган.

Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлешен 22,5 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә.

"Республика икътисады, гамәлдәге санкция режимына карамыйча, финанс елын кабул ителгән барлык йөкләмәләрне үтәп тәмамлый, - дип басым ясады закон проектын тәкъдим итеп, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - Президент һәм Хөкүмәт икътисад мәсьәләләренә,  шул исәптән бизнеска финанс ярдәменә аерым игътибар бирде, дип билгеләп үтәргә кирәк. Икътисадтагы вәзгыятьне тотрыклыландыру, бизнес чыгымнарын киметү, эш урыннарын саклап калу буенча вакытында кабул ителгән федераль һәм республика чаралары тискәре социаль-икътисадый нәтиҗәләрне шактый тигезләде».

Леонид Якунин шулай ук, республика предприятиеләре тарафыннан, үз чиратында, яңа кооперация элемтәләрен җайга салу, логистик чылбырларны үзгәртеп кору, яңа сату базарларын эзләү, импортны алыштыру чаралары күрелә, дип билгеләп үтте.

Агымдагы ел бюджетына кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, законда иң чик күрсәткечләрне билгели торган төп күрсәткечләр арттырылмаган, - дип хәбәр итте коллегаларына профильле комитет башлыгы, - бюджет кытлыгы, закон нигезендә, 15% тан артмаска тиеш, ә бездә 2,8% тәшкил итә. Дәүләт бурычы үз керемнәре күләменнән артык булырга тиеш түгел, бездә ул 31% дәрәҗәсендә кала".

Өстәмә акчалар социаль өлкәгә, аз керемле гаиләләргә ярдәмгә, елгаларга агып төшүче суларның пычрануын киметү чараларын тормышка ашыруга, авылларны үстерүгә һәм башка мөһим юнәлешләргә юнәлдереләчәк. Юл фондының бюджет ассигнованиесе күләме 2,5 млрд. сумга арта һәм 61,7 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Леонид Якунин әйтүенчә, бюджетны баланслау һәм аның дефицитын планлы рәвештә киметү буенча эш башкарылган, кытлыкны  2,5 тапкырга киметү тәкъдим ителә. «Бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр озак сроклы нигездә реструктурлаштырылган. Бюджетта озак сроклы йөкләмәләрне каплауга кирәкле акчалар тулысынча каралган», - дип ассызыклады ул.

Нәтиҗәдә, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджет турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бюджетның түбәндәге параметрлары белән кабул ителде: 2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 405,3 млрд. сум, чыгымнарның гомуми күләме - 414,8 млрд. сум. Бюджет кытлыгы 9,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International