Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча түбәнәйтелгән салым ставкалары озайтылды

2022 елның 23 сентябре, җомга, 11:14

Бүген салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Депутат Альмир Михеев документны тәкъдим итеп билгеләп үткәнчә, закон проекты белән, халык саны җиде меңгә кадәр булган шәһәрләрдә яшәүче салым түләүчеләр өчен, Икътисадый эшчәнлек төрләре гомумроссия классификаторының 62 «Компьютер программаларын әзерләү, шушы өлкәдә консультация хезмәтләре күрсәтү һәм башка хезмәт күрсәтүләр» һәм
63 «Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек» кодларына туры килә торган икътисадый эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашырудан алынган керемнең иң чик күләме 90 проценттан 70 процентка кими торган салым түләүчеләр өчен киметелгән салым ставкаларын өч елга озайтырга тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International