Татарстан белән Марий Эл арасындагы чик төгәлләштерелә

2022 елның 23 сентябре, җомга, 12:05

Депутатлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы мәсьәләне карадылар һәм Татарстан Республикасы белән Марий Эл Республикасы арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турындагы килешүне раслау хакында килешүне расладылар. Мәгълүматны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте.

Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3431 чакрым тәшкил итә. Республика РФнең сигез субъекты белән чиктәш. Чикне билгеләү эшләре барышында 570 проблемалы участок табылган.

Марий Эл Республикасы белән чикнең аныкланган озынлыгы 334 чакрым тәшкил итә. Волжск шәһәре янындагы чикне билгеләү мәсьәләсен хәл итү өчен Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды  көче белән ТР Яшел Үзән урманчылыгының җир кишәрлекләре межаланган.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы арасында чикләр билгеләү эшләре тәмамланган.

"Координаталар тасвирламасы уңай нәтиҗә биргән очракта, имзалауга әзер булачак, ә җир төзелеше эшен Росреестрга беренчел тикшерүгә җибәрәбез", - дип билгеләп үтте Фәнил Әһлиуллин.

Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Римма Ратникова чыгыш ясады, ул комитетның уңай карарын хуплавын сорады.

Депутатлар «Россия Федерациясе субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турындагы килешүне раслау хакында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарын кабул иттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International