Дәүләт Советында «СилаVправде» күргәзмәсе ачылды

2022 елның 23 сентябре, җомга, 12:39

Бүген Дәүләт Советында «Яшел хыяллар» иҗат конкурсында җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителгән «СилаVправде» балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды.

Республикада дүртенче ел рәттән оештырыла торган “Яшел хыяллар” балалар иҗаты конкурсы,  гадәттәгечә, депутат, Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы Марат Галиев химаясендә уздырыла. Быелгы  конкурсның  төп максаты – үсеп килүче буынның илебез тарихына, аның героик үткәненә карата хөрмәт белән каравын булдыру.

Конкурс 25 майдан 20 июльгә кадәр өч номинация буенча үткәрелгән: «Шигырь», «Җыр» һәм «Рәсем». Анда Мамадыш һәм Саба районнарыннан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашкан.

20 июльдә жюри экспертлар комиссиясе тарафыннан конкурста җиңүчеләр билгеләнгән, аларның эшләре белән https://зеленые-мечты.рф сайтында танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International