Табышка салым буенча ташламалы ставкаларның тәэсире кайбер предприятиеләр өчен озайтыла

2022 елның 23 сентябре, җомга, 12:57

Бүген салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында республика Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проекты тарафыннан 2024 елның 1 гыйнварына кадәр 13,5% күләмендә киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булуы озайтыла. Исегезгә төшерәбез, табышка салым буенча түбән ставкалар инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен, шулай ук тиешле хисап чорында машина урыннары саны 150 берәмлектән дә ким булмаган автотранспорт стоянкалары булган һәм 100% кереме парковкалар хезмәтләреннән кергән оешмалар өчен билгеләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International