Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертелде

2022 елның 23 сентябре, җомга, 12:59

Бүген Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Закон проекты сайлаулар һәм референдумнар уздырганда дистанцион электрон тавыш бирүне куллану тәртибен билгели.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты 15 июньдә беренче укылышта кабул ителгән, 15 июльгә кадәр төзәтмәләр кертү өчен регламент срогы билгеләнгән. “Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан билгеләнгән вакытта төзәтмәләр кертелмәде, - дип хәбәр итте профильле комитет башлыгы, - өч төзәтмә безнең комитет тарафыннан әзерләнде. Алар сайлау хокукларын гамәлгә ашыруга, эшкә вахта ысулы белән җәлеп ителә торган затларның референдумда катнашу хокукларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән».

Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, төзәтмәләр белән вахта ысулы белән эшләүче сайлаучылар яисә референдумда катнашучылар саны көтелә торган  һәм вакытлыча тору урыны буенча сайлаучылар саны күп булыр дип көтелә торган участокларны бюллетеньнәр саны арттырылырга мөмкин булган участоклар исемлегенә өстәргә тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International