Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе, 10:00

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Утырышның көн тәртибе түбәндәге мәсьәләләрне кертеп расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 24 статья-сына үзгәрешләр кертү хакында» 23-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4. «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 15-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» 22-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында      (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» 26-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «Махсус инвестиция проектларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 30-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына  бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында»  29-6 номерлы  Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 5-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).   

10. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»  6-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

11. «Татарстан Республикасында архив эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 21-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына  үзгәрешләр кертү турында»                12-6  номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 14-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы аерым закон актларына коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» 16-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 17-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына  үзгәрешләр кертү турында» 18-6  номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәреш кертү хакында»                 13-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.«Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында» 24-6  номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  25-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

20.«Татарстан Республикасында хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормалары булган башка норматив хокукый актлар үтәлешенә ведомство контроле турында» 19-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

21.«Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәреш кертү хакында» 20-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22.«Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законының  3 статьясындагы  5 өлеше 1 пунктының  үз көчен югалтуын тану хакында» 27-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында

 23. 2020 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

 24. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

 25. «Россия Федерациясе Торак кодексына һәм «Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өлешендә Торак-коммуналь хуҗалыкны  реформалауга ярдәм итү фонды турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 809009-7 номерлы федераль закон проектына төзәтмәләр турында.

26.«Россия Федерациясе Бюджет кодексының 933 статьясына үзгәрешләр кертү турында»  федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ставрополь крае Думасының закон чыгару инициативасы хакында.

27.«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен  дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ханты-Мансий автономияле округы – Югра Думасының закон чыгару инициативасы хакында.

28.«Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният ядкарьләре) турында» Федераль законның 38 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

29.«Россия Федерациясендә гражданнарның  сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәреш кертү хакында» 815828-7 номерлы федераль закон проекты турында (мәҗбүри рәвештә наркоманиядән дәваланырга, медицина  һәм (яисә) социаль реабилитация узарга тиешле  хөкем ителгән зат турында табиб серен  тәшкил итә торган белешмәләр бирү өлешендә).

30.«Россия Федерациясендә гражданнарның  сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 20 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 812687-7 номерлы федераль закон проекты турында (медицинаны катнаштыруга  мәгълүмати ихтыярый   ризалык бирү турында).

 31. «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль законга һәм «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 810417-7 номерлы федераль закон проекты турында (дини инануларга бәйле физик культура чаралары, спорт чаралары оештыру һәм үткәрү өлешендә).

32. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 17.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 796220-7 номерлы федераль закон проекты турында (Федерация Советы әгъзасының яисә Дәүләт Думасы депутатының законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

33. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына автобусларда пассажирларны һәм башка затларны йөртү һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларны йөртү өлкәсендәге законсыз эшчәнлек өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 814541-7 номерлы федераль закон проекты турында.

34. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 50 һәм 56 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Хакасия Республикасы Югары Советының закон чыгару инициативасы турында.

35. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның            103 статьясына һәм «Фән һәм фәнни-техник сәясәт турында» Федераль законның 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 799046-7 номерлы федераль закон проекты турында (югары белем бирү бюджет учреждениеләренә һәм автоном учреҗдениеләргә элегрәк төзелгән хуҗалык җәмгыятьләрендә яисә хуҗалык партнерлыкларында катнашу хокукы бирү өлешендә).

36. «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 831695-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында белем алучы чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны Россия Федерациясендә эшкә урнаштыру тәртибен гадиләштерү өлешендә).

37. «Балыкчылык турында һәм су биологик ресурсларын саклау хакында» Федераль законның 432 статьясына үзгәреш кертү турында»              814384-7 номерлы федераль закон проекты хакында (балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда планлы тикшерүләрне бетерү өлешендә).

38. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ленинград өлкәсе Закон чыгару собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

39. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»  федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ненец автономияле округы депутатлары Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

40. «Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм хуплау, инвестиция эшчәнлеген үстерү турында» 828237-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясендә инвестиция эшчәнлеге нигезләре һәм аны системалаштыру турында).

41. «Россия Федерациясе Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында» 828239-7 номерлы федераль закон проекты хакында (инвестиция эшчәнлеген  алып бару өчен тотрыклы салым шартлары булдыру өлешендә).

42. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 828241-7 номерлы федераль закон проекты хакында (инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәмен тәэмин итү өлешендә).

43. «Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм хуплау, инвестиция эшчәнлеген үстерү турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану хакында» 828243-7 номерлы федераль закон проекты турында.

44. Хөкүмәт сәгате: «Дәүләт һәм муниципаль  хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында».

 45. Төрлесеннән.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International