Илсур Һадиуллин 2021 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2022 елның 23 сентябре, җомга, 17:01

Бүген Дәүләт Советы депутатлары мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңладылар, аны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.

2021 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы «Гражданнарны һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү», «Мәгарифне үстерү», «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» федераль программаларын  һәм телләрне саклау һәм өйрәнү, мәгарифне үстерү һәм талантлар белән идарә итү буенча өч республика программасын гамәлгә ашыруда катнашкан.

«Гражданнарны һәркем ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» федераль программасында катнашу 2021 елда ятим балаларга  һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга  636 фатир бирергә мөмкинлек биргән. Төзекләндерелгән торак биналар республиканың 10 шәһәрендә һәм унике муниципаль районында сатып алынган. Агымдагы елда әлеге категориядәге 600 баланы торак белән тәэмин итәргә ниятлиләр.

Укучыларның туклануын оештыру эше дәвам итте. Республиканың башлангыч мәктәбе укучыларының барысы да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Республика бюджеты хисабына 196 мәктәп ашханәсе һәм азык-төлек блогы яңартылган.

2021 елның 1 сентябреннән һөнәри белем бирү оешмалары кураторлары, сыйныф җитәкчеләре белән беррәттән, класс җитәкчесе функцияләрен үтәгән өчен ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә ала башладылар. Республикада 25 меңнән артык педагог өстәмә акча ала.

“Демография” илкүләм проекты, “Торак һәм шәһәр мохите”  илкүләм  проекты кысаларында республикада 3220 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән 17 балалар бакчасы төзелгән. 2022 елда 925 урынлык биш балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Республикада гомуми белем бирүне үстерү кысаларында 1 411 гомуми белем бирү оешмасы эшли. 2020 елдан республика «Земский учитель» федераль программасында катнаша. Инклюзив белем бирүне үстерүнең шартларын һәм инновацион механизмнарын булдыру буенча зур эш алып барыла. Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 12 меңнән артык бала белем ала.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

Программада укыту методикаларын камилләштерүгә, укыту-методик комплектларны яңартуга, телләр буенча мультимедиа контентын эшләүгә зур игътибар бирелә. Фәнни-методик совет беркетмәләре нигезендә татар теленең 17 дәреслеге, татар теленә тәрҗемә ителгән 4 дәреслек басылып чыкты.

«Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың һәр мәктәбендә һәм һөнәри белем бирү оешмасында тәрбия программалар кертелгән. Алар туган як тарихын өйрәнүне күздә тота, укучының күпкырлы шәхесен үстерүгә юнәлтелгән һәм  гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.

«Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру 165 мәктәпнең матди-техник базасын яңартырга мөмкинлек биргән. 2 нче Бөгелмә лицее базасында республикада икенче Мәктәп кванториумы ачылган. Алабуга муниципаль районында «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәге ачылуга әзерләнә. Апас һәм Баулы районнарының ике мәктәбендә спорт заллары ремонтланды.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышуда депутатлар Алексей Созинов, Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин, Эдуард Шәрәфиев, Алсу Нәбиева, Азат Хамаев, Николай Рыбушкин, Алсу Тарханова, Николай Атласов һәм Ольга Воронова катнашты. Депутатлар өлкән курс студентларын  мәктәпләрдә укытуга җәлеп итү, татар телендә укытуның торышы, белем бирү оешмаларының татар телендә укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе, мәктәп автобуслары, инклюзив сыйныфларда педагогларның хезмәтенә, мәктәп ашханәләре хезмәткәрләренә түләү шартлары һәм башкалар белән кызыксынды.

Илсур Һадиуллин депутатларга тулы җаваплар бирде.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International