Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп командалары арасында Бөтенроссия волейбол турнирында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды

2022 елның 24 сентябре, шимбә, 15:29

Бүген Казанда "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә РФ субъектлары гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында волейбол буенча турнирның финал уеннары узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Россия төбәкләреннән килгән уенчыларны, аларның җанатарларын, мәктәп укытучыларын һәм аларның ата-аналарын сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин һәвәскәрләр волейболының илдә иң массакүләм спорт төрләренең берсе булуына ышануын белдерде. "Турнир 4 ел элек Татарстанда старт алган проектның ил күләмендә үсеше булып тора. Без аны ТР Мәктәп волейбол лигасы дип атаган идек, - диде ул, бүләкләү тантанасында финалистларга мөрәҗәгать итеп. - Безнең республикада Мәктәп волейбол лигасы уеннарында барлык районнардан 21 меңнән артык укучы катнашты. Волейбол федерациясе исеменнән муниципалитетлар һәм мәктәпләр җитәкчеләренә, укытучылар коллективларына, физкультура укытучыларына, активистларга, судьяларга балалар спортын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Без бергә бик кирәкле һәм мөһим эш белән шөгыльләнәбез. Волейбол, спортның актив төре буларак, сәламәтлекне ныгыта, рухны күтәрә, җиңүгә рухландыра. Бу уеннар шулай балаларда үз мәктәпләренә, районга һәм шәһәргә, республикага һәм илгә карата коллективизм һәм патриотизм хисләре тәрбияләүгә ярдәм итә. Проект шуның белән дә кыйммәтле, спорт белән шөгыльләнүче, урамның, интернетның, зарарлы сайтларның тискәре йогынтысыннан аерылган егетләр команда рухы, бердәмлек үрнәген күрсәтә. Волейбол белән мавыгучы бүгенге мәктәп укучылары киләчәктә үз төбәгендәге җитди командаларның үзәген тәшкил итәр дип ышанам".

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия волейбол федерациясенә һәм РФ Спорт министрлыгына ил масштабында мәктәп волейболы турнирын оештыру буенча Татарстан Волейбол федерациясе инициативасын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. "Шулай ук Россия төбәкләре җитәкчеләренә безнең Мәктәп волейбол лигасы тәҗрибәсенә һәм балалар спорты үсешенә игътибар биргәннәре өчен рәхмәтлемен, - диде ул. - Ышанам ки, безнең идеяне башка өлкәләр һәм республикалар да, федераль проектта катнашучылар да эләктереп алачак, киләсе елда тагын да күбрәк булачак".

Финалистларга шулай ук РФ Спорт министрлыгының Спорт өлкәсендә дәүләт көйләве департаменты директоры урынбасары Алина Биктимерова да мөрәҗәгать итте. "Бөтенроссия турнирының Казанда узуы символик мәгънәгә ия, ул үзенең спорт казанышлары һәм зур халыкара һәм Россия күләмендә булган ярышларын уздыру тәҗрибәсе белән дан тота, - диде ул. - Татарстан җитәкчелегенә, республиканың волейбол федерациясенә, Спорт министрлыгына искиткеч спорт бәйрәмен оештырганнары өчен рәхмәт. Турнирда илнең 10 субъектының 2128 мәктәбеннән 62 меңнән артык укучы катнашты. Волейбол сөючеләр мәктәп укучылары арасында тагын да күбрәк, сәламәт, ныклы, үз көчләренә ышанган кешеләр булыр дип ышанам".

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алинә Биктимерова малайлар һәм кызлар арасында җиңүче командаларга турнир кубогын тапшырдылар. Беренче урыннарны Мәскәүдән килгән командалар алды: кызлар арасында - 2127 нче урта мәктәп командасы, егетләр арасында - 2031 нче урта мәктәп командасы.

Көмеш медальләр: кызлар арасында - Янаул шәһәреннән (Башкортостан Республикасы) Мөксинов исемендәге гимназия командасы, егетләр арасында – Новосибирск өлкәсе Барабинск шәһәренең 92 урта мәктәбе командасы.

Өченче пьедесталны Татарстан командалары алды: кызлар арасында - Теләче районыннан Шәдке урта мәктәбе командасы, егетләр арасында - Кайбыч районыннан Е.Тутаев исемендәге Федоров урта мәктәбе командасы.

Бөтенроссия турнирында Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Башкортостан, Татарстан республикалары,  Красноярск крае, Новосибирск, Свердловск, Калининград, Ярославль өлкәләре командалары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International