Округларда депутат атнасы

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе, 08:54

Дәүләт Советы депутатлары округларда актив эшләүләрен дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар республика муниципалитетларында булдылар, анда шәһәр һәм район советлары утырышында катнаштылар, балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә булдылар, анда Луганск халык республикасыннан килгән балалар белән аралаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

22 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатлары "Заречье" лагеренда булдылар, анда Лисичанскидан (ЛХР) килгән 200дән артык бала ял итә һәм сәламәтлекләренныгыта. Парламентарийлар укучыларның ял шартлары белән танышты, балалар һәм аларның тәрбиячеләре белән аралашты. Лагерьда медицина персоналының тәүлек буе эшләве тәэмин ителгән, балалар белән психологлар эшли, мәдәни-күңел ачу программасы оештырылган.

Депутат Ольга Воронова лагерьда ял итү балаларга файдага булыр дигән өметен белдерде, ул балаларга сәламәт һәм көч туплап  кайтуларын теләде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, лагерьда ял итүчеләр өчен Казан депутатларыннан бүләкләр - спорт киемнәре һәм инвентарьлары алу өчен сертификатлар әзерләнгән. Ольга Воронова бу нисбәттән Дәүләт Советы депутатлары Андрей Егоровка, Роза Җаббаровага, Алексей Созиновка, Нияз Гафиятуллинга рәхмәт белдерде.

22 сентябрьдә “Бердәм Россия” төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хезмәт законнары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде. Республика халкы белән элемтәдә Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, федераль законнарны үтәүне күзәтү идарәсе бүлеге прокуроры Ирина Кириллова һәм Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокук бүлеге башлыгы Евгений Беседин бар иде.

Төбәк эш белән тәэмин итү үзәкләренең берсенең эшенә күзе начар күрүче инвалид ир-ат зарланган. Ул озак вакыт эш таба алмый, шул ук вакытта эшсезләр исемлегендә тора һәм тәкъдим ителгән вакансияләр буенча әңгәмәләргә йөри. Сорау республика прокуратурасы тарафыннан кабул ителде, бу уңайдан прокурор тикшерүе булачак.

Яр Чаллыда яшәүче ханым кызын  тиз арада эшкә урнашу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән. Биектау районында яшәүче пенсионер ханым вакытлы хезмәт килешүе төзүнең законлылыгы турында сорау биргән. Ул шулай ук хезмәт хакының башкарган эш күләменә туры килүен тикшерүне дә сораган. Аның мөрәҗәгате шулай ук исәпкә алынган.

21 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.  Депутатка күршеләренең фатирларын законсыз планлаштыруыннан зыян күргән кеше мөрәҗәгать иткән. Ханым алардан түбәндәрәк урнашкан торак милекчесенең үз фатирын яңабаштан үзгәртеп төзегәнен, аннан кечерәк бер хостел ясаганын сөйләгән. Ул барлык профильле ведомстволарга һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән, әмма нәтиҗәгә ирешә алмаган. Юрий Камалтынов мәсьәләне эшкә алды, якын арада ул ТР Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре компаниясендә әлеге фатирга барырга ниятли.

Моннан тыш, депутат Татарстан социаль учреждениеләрендә ягу сезонын вакытыннан алда эшләтеп җибәрү мәсьәләсе буенча фикер алышты һәм Казанда яңа урамга адреслар бирү турындагы мәсьәләне эшкә алды.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Айрат Зарипов, Марат Әхмәтов, Дмитрий Самаренкин һәм Эдвард Габдуллаҗанов кабул итте.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захаровага кабул итүгә ишетү буенча инвалид килгән. Ир-ат  үзенең ишетү аппараты сыйфатыннан зарланган. Мөрәҗәгать итүчегә аппаратка техник хезмәт күрсәтү һәм яңаны алу тәртибе буенча тәфсилле аңлатмалар бирелде.

Пенсионер, II төркем инвалиды авария хәлендәге дип табылган күпфатирлы йортта яши. Йортта яшәүчеләрне яңа торакларга күчергәннәр, әмма хатын-кыз яңа фатир алмаган. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов проблеманы шәхси контрольгә алды.

Буа районы кешесе колхоз хуҗасына 15 гектар җирен арендага биргән. Сезон беткән, уңыш җыеп алынган, әмма милекче үз җире өчен аренда түләвен алмаган. Сорауны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эшкә алды.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе тәмамлануга карамастан, депутатлар уку елы алдыннан ата-аналардан килгән гаризаларга җавап бирүне дәвам итәләр. Дәүләт Советы депутатлары Дмитрий Самаренкин һәм Эдвард Габдуллаҗанов Татарстан гаиләләренә канцелярия кирәк-яраклары җыелмасын тапшырдылар.

19 сентябрьдә Казанда укучылар арасында мини-футбол һәм баскетбол буенча турнир узды. Яшь спортчылар ярышлары “Балалар спорты” федераль проекты кысаларында узды. Турнирда катнашучыларны Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Ольга Воронова сәламләде. Мини-футбол буенча ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны 114 нче мәктәп алды. Баскетбол буенча турнирда беренче урынны 100 нче мәктәп командасы яулады.

16 сентябрьдә Менделеевск муниципаль районы Советы утырышы булды, анда Дәүләт Советының профильле комитетлары рәисләре Александр Тыгин һәм Айрат Зарипов катнашты. Муниципаль депутатлар 11 сентябрьдә узган муниципаль сайлауларга йомгак ясадылар, шулай ук шәһәр һәм муниципаль район башлыгын сайладылар. Район Советы депутатлары бертавыштан Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы вазыйфасына Радмир Беляев кандидатурасын хупладылар.

16 сентябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев эш сәфәре белән Биектау районында булды, анда ул район Советы утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар муниципаль сайлауларга йомгак ясадылар, шулай ук Биектау авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм дача авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турындагы мәсьәләләрне карадылар. Депутатлар бертавыштан Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы итеп Равил Хисаметдиновны сайладылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International