Дәүләт Советы депутатлары Ижауда атыш вакытында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе, 16:32

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ижауда атыш вакытында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты.

“Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән Ижау шәһәренең 88 нче мәктәбендәге фаҗигагә бәйле рәвештә һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз, – диелә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев исеменә юлланган телеграммасында. – Мәктәпкә кораллы һөҗүм ясалу сәбәпле бер гаепсез кешеләрнең, балаларның һәлак булуы турындагы коточкыч хәбәр татарстанлыларны нык тетрәндерде. Һәлак булганнарның якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез. Укытучылар коллективына һәм укучыларга теләктәшлек белдерәбез. Бу матәм көннәрендә сезнең белән бергә кайгырабыз”.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International