Казанда Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне хөрмәтләделәр

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе, 21:52

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрында 1-5 чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән юбилярны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең котлавында Разил Вәлиевнең Татарстанның мәдәни үсешенә зур өлеш кертүен һәм республикада парламентаризмны ныгытудагы казанышларын билгеләп үтте. "Без бүген чын мәгънәсендә татар халкының күренекле вәкилен, кыю депутатны, талантлы язучыны хөрмәтлибез, - диде ул. - Әдәбиятчы-сәясәтчеләр арасында Разил Исмәгыйль улы үзенең тәвәкәллеге, үткен теле, тормышка, кешеләргә, үз республикасына булган мөнәсәбәте белән аерылып тора. Ул халыкка бик күп җырлар, поэмалар, повестьлар бүләк итте”.

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, Разил Вәлиев Дәүләт Советында ил һәм республика өчен бик катлаулы вакытта комитет рәисе сыйфатында эшли башлаган. "Советлар Союзы таркалганнан соң халыкларның милли үзаңы яңадан уяна башлады, - дип искә алды Фәрит Мөхәммәтшин. – Кешеләр Ирек мәйданына республикага суверенитет таләбе белән чыкты. Бу авыр вакытта Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин кебек кешеләр республика җитәкчелеге өчен таяныч булдылар. Алар Россиядән чыгуны таләп итмәделәр, ә Татарстанның статусын күтәрү идеясен якладылар. Һәм, әлбәттә, халык депутатлары сыйфатында парламентта да, митингка чыккан кешеләр арасында Ирек мәйданында да барлык вакыйгаларның үзәгендә булдылар. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның, республика җитәкчелегенең һәм алдынгы, төпле фикер йөртүче интеллигенция вәкиләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә без Татарстандагы тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклап кала алдык. Бүген безнең республика ышанычлы социаль-икътисадый, мәдәни һәм рухи үсеш үрнәген күрсәтә".  

Фәрит Мөхәммәтшин юбилярның татар телен үстерү һәм пропагандалау буенча эшчәнлеге турында искә төшерде. «Бу хәрәкәтнең авангардында торган Рәзил Исмәгыйль улына рәхмәт, - диде ул. - Мин үзем дә аның шигырьләре һәм чыгышлары белән туган телгә якынайдым. Татар телен саклаудагы хәзерге уңышларда аның хезмәте зур». 

Бәйрәм кичәсендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар һәм шәһәрләр, иҗади оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Разил Вәлиев - ТР халык шагыйре, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты.

ТАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасының 1, 2, 3, 4 һәм 5нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International