Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар кабул итте

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе, 11:47

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте.

"Хәерле иртә, бу Мөхәммәтшинмы?", - дип башлады сүзен Баулы районы Александровка авылында яшәүче Олеся Денисова. Парламент җитәкчесе Олеся Вячеславовна белән телефоннан аралашты. Ул җәмәгать кабул итү бүлмәсенә аларның авылларында балалар мәйданчыгын төзекләндерүдә һәм спорт залы төзүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. “Бездә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп, - дип белдерде Олеся Вячеславовна, - ә иң якын спорт залы Баулыда гына бар. Балалар мәйданчыкларына килгәндә, алар Александровкада бар, ләкин шактый тузган".

Бу тәкъдимнәрне Олеся Денисова узган сайлау кампаниясе чорында наказ сыйфатында тапшырган булган. "Республика Хөкүмәте раслаган юл картасына сезнең мөрәҗәгатегез кергән, – дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин, – үтәлү вакыты - 2024 ел. Сорауны үз контроленә алам". Парламент башлыгы шулай ук әлеге мәсьәләләр буенча район башлыгы белән дә фикер алышачагын әйтте.

Дәүләт Советы Рәисенә шәхси сорау белән Мариям Самотугина мөрәҗәгать итте. Ул үзенең оныгының киләчәк язмышы турында борчыла, аны балачактан ук үзе тәрбияләгән. Александр - ятим, хәзер Казан медицина университетының стоматология факультетының дүртенче курсында укый. Гаиләнең финанс хәлләре шактый катлаулы. Оныкның туендыручысын югалту буенча пенсия ала алмый башлавына бәйле рәвештә тагын да начарланырга мөмкин, ә укуын дәвам итү сәбәпле, ул әлегә эшли алмаячак. Фәрит Мөхәммәтшин бу хәлне игътибар белән өйрәнергә һәм ярдәм итү юлын табарга кушты.

182 нче Казан лицеенда «Иң мөһим нәрсә турында дәрес»ендә  катнашу тәкъдиме белән Дәүләт Советы Рәисенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең мәктәп бүлеге җитәкчесе Сергей Гребенкин мөрәҗәгать итте. Ул әлеге очрашуга лицейда волонтерлык хәрәкәтенең иң яшь әгъзасы, 5 "Б" сыйныфы укучысы Иван Ремезов белән килгән. Оешмада 30 укучы әгъза булып тора. Иван "бишлегә" генә укый, төрле фәннәрдән олимпиадалар призеры.

Волонтерлык эшчәнлегенә укучыны әлеге лицей укучысы булган апасы җәлеп иткән. "Без мохтаҗларга, шул исәптән ветераннарга һәм өлкән кешеләргә ярдәм итәбез, - дип сөйләде Иван, - ә әле күптән түгел генә дүшәмбе көннәрендә бездә «Иң мөһим нәрсә турында дәрес»ләр башланды, аларда без шулай ук иреклеләр хәрәкәтенең мөһимлеге турында фикер алышабыз".

Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Гребенкинга һәм Иван Ремезовка чакырулары өчен рәхмәт белдерде, һичшиксез, лицейда булачакмын, диде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International