Казанда Россия кардиологлары конгрессы ачылды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:17

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия кардиологлары конгрессында катнашучыларны сәламләде.  Табиблар һәм галимнәр Казанда өч көн дәвамында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, диагностикалау һәм профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны һәм конгресста катнашучыларны сәламләп, кардиологларның иң зур һөнәри форумы Казанда инде өченче тапкыр узуын билгеләп үтте. «Моны Татарстан белгечләре тарафыннан заманча медицинаның актуаль проблемаларын хәл итүдә уңай гамәли тәҗрибәне тану буларак бәялибез, – диде ул. – Биредә бүген яшәү мәгънәсен дөрес аңлаучы кешеләр җыелган. Сез һәр көнне үз кулларыгыз белән могҗизалар тудырасыз. Кешеләргә авыруларны җиңәргә ярдәм итәсез, сәламәтлекләрен һәм өметләрен кире кайтарасыз. Сезнең хезмәтегез һәм сайлаган юлыгызга һәм табиблык бурычыгызга тугрылыгыгыз югары бәягә лаек».

Парламент җитәкчесе табибларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламнәрен дә ирештерде. "Россиянең барлык төбәкләреннән килгән конгресс кунакларын Татарстан кардиологлары белән күпьеллык дуслык һәм уңышлы хезмәттәшлек бәйли. Казан форумы илнең барлык фәнни-медицина җәмәгатьчелеге тормышында мөһим вакыйга булыр, үзебезнең кардиологияне үстерүнең яңа перспективалары ачылыр, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга махсуслаштырылган һәм югары технологияле ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре тагын да  киңәйтелер дип ышанам”, - диелә  Президент сәламләвендә.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада халыкның сәламәтлеген саклау һәм аңа ярдәм итү программаларына аерым тукталды. Аның әйтүенчә, закон статусында җиде ел гамәлдә булган Социаль-икътисадый үсеш стратегиясе-2030да гражданнарны, яшәү урынына карамастан, сыйфатлы медицина хезмәтләре белән тәэмин итү өстенлекле юнәлеш буларак беркетелгән.

Республика һәм федераль программалар кысаларында дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасы планлы рәвештә ныгытыла, транспорт белән тәэмин ителә, табиб кадрлары һәм урта медицина персоналы җәлеп ителә, «Мобиль поликлиникалар», ФАПлар һәм табиб амбулаторияләре эшли, баш мие кан әйләнеше бозылган авыручылар өчен 20 неврология бүлеге эшли, «Бердәм кардиолог» проектын үстерү дәвам итә, «Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» региональ проекты гамәлгә ашырыла.

Журналистлар белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин:"Безнең өчен бу бик мөһим чара, ул тагын бер кат кешеләрне дәвалау һәм сәламәтләндерүнең алдынгы ысуллары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк" – дип билгеләп үтте.

Россия кардиология җәмгыяте президенты Евгений Шляхто Татарстанның кардиология хезмәтен югары бәяләде, аны үрнәк-күрсәтмә дип атады. «Татарстанның сәламәтлек саклау системасының үзенчәлеге булып интеграцион якын килү тора. Республикада амбулатор звенодан башлап югары технологияле медицина ярдәменә кадәр гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүнең бербөтен системасы булдырылган».

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, Казан бүген кардиология башкаласына әйләнде, биредә Россия фәнни-медицина җәмгыятенең ел саен уздырыла торган иң зур чараларның берсен кабул итә.

Конгресста катнашу өчен биш меңнән артык белгеч теркәлгән. Чараның программасында 170 симпозиум бар, утырышлар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең 14 залында һәм 2 залда онлайн узачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International