Хатын-кыз депутатларның игътибар үзәгендә – мәгариф мәсьәләләре

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:59

Бүген Казанда көн дәвамында мәгариф хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе эшләде. Аны Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә үткәрде.

«Депутатларга һәм хокук яклаучы белгечләргә, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренә республиканың йөзгә якын кешесе мөрәҗәгать итте, - диде «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, - муниципаль районнардан алдагы каникулларга, мәктәп балаларын эчәргә яраклы су белән тәэмин итүгә, өстәмә белем бирүне оештыруга, мәктәпләр төзүгә, патриотик тәрбиягә, транспорт белән тәэмин итүгә, мәктәпнең бишкөнлеккә күчүенә бәйле күп кенә сораулар килде. Сорауларның бер өлеше мәктәпләрдә психологик хезмәтләрнең эшен көчәйтүгә кагылды, аерым алганда, без ата-аналардан психологлар белән берлектә класс сәгатьләре оештырырга тәкъдим алдык ".

Еш бирелә торган сораулар арасында - мәгариф оешмаларында балаларның иминлеген саклау. Ата-аналар Ижаудагы фаҗига уңаеннан бик борчылалар. «Ата-аналарның куркынычсызлык мәсьәләләре буенча борчулары бар, сораулар күп, - дип сөйләде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, - Бу уңайдан Татарстан бюджетыннан акчалар бүлеп бирелде, мәктәпләрнең ишегалды территорияләрен ныгыту, профилактик чаралар уздыру, саклау агентлыклары эшен оештыру буенча зур эш башкарылды».

Шуңа да карамастан, сораулар кала. Светлана Захарова мәктәпкә кереп баланы класска кадәр озатырга кирәк дип санаучы беренче сыйныф укучысының әнисе шалтыратуын кабул иткән. "Минемчә, безгә бу мәсьәләне Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә эшләргә кирәк, - дип басым ясады профильле комитет рәисе, - бер яктан, ата-аналарның борчылуы аңлашыла, әмма без болай эшләүнең куркынычсызлыгына ышана алмыйбыз". Светлана Захарова күп кенә мәктәпләрдә булган тәҗрибәне таратырга тәкъдим итте, сыйныф җитәкчесе башлангыч мәктәп балаларын бусагада каршы ала, ә аннары, дәресләрдән соң, шулай ук аларны болдырга кадәр озата. Ата-аналарның белем бирү процессында катнашуына килгәндә, ата-аналар да катнаша ала торган ачык дәресләр бар, укытучы белән укудан тыш очрашу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, балаларны да мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк.

Кайнар линия эше кысаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту буенча күп сораулар килгән. Бу инклюзив укытуга да, йомгаклау аттестацияләрен оештыруга да кагыла.  Тьютерлар җитмәү проблемасы кала. “Һичшиксез, ата-аналарны мәктәптән, һөнәри белем бирү учреждениеләреннән соң сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту мәсьәләсе борчый, - диде Светлана Захарова, - хезмәт базарында яңа һөнәрләр барлыкка килә. Аларга инвалидлыгы булган балаларны өйрәтәләрме? Мондый сорауларны карау өчен түгәрәк өстәл уздырырга кирәк дип уйлыйм".

Өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсе үзенең актуальлеген югалтмый. «Бүген безнең проблеманы хәл итүнең берничә юлы бар, - диде Алсу Нәбиева, - мәсәлән, Казанда балаларны Яңа Савин районында ясле төркемнәренә урнаштыру мөмкинлеге бар. Сорауны шәхси тәртиптә дә хәл итәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге мәсьәләләр буенча кайнар линия эшли».

Кайнар линия үз эшен 15 сәгатьтә төгәлләде. Бу вакыт эчендә, бер-берсен алыштырып, депутатлар һәм хокук яклаучылар, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре шалтыратучыларга җавап бирделәр, аңлаттылар, һөнәри консультацияләр бирделәр. “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат берләшмәсе әгъзалары - Алсу Нәбиева, Лилия Маврина, Людмила Рыбакова, Светлана Захарова, Римма Ратникова, Роза Җаббарова, Рүзилә Тимергалиева, Ләлә Кудермәтова, Альбина Насыйрова республика халкы белән аралашты.

“Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе һәрвакыт зур кызыксыну уята. Әлеге акция кысаларында кергән йөзләрчә шалтыратулар үз вакытында гаиләдә көч куллануны профилактикалау, көнкүрештәге  уңайсызлыклар һәм конфликтлар, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын үтәү, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, пандемия чорында социаль ярдәм күрсәтү, мәктәп туклануын оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итте. Кайнар линия тәмамланганнан соң да депутатларның эше туктатылмый. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International