Бюджет турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе, 16:32

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.

"Бюджет турындагы закон проекты Икътисад министрлыгы биргән мәгълүматлардан чыгып формалаштырылды, - дип сөйләде Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, - бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен билгеләү буенча республиканың эре предприятиеләре белән бергә Финанс министрлыгы тарафыннан зур эш башкарылды".

Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, фаразланган күрсәткечләр белән чагыштырганда керемнәр һәм чыгымнар күләме арткан. "Әгәр агымдагы елның беренчел планы белән чагыштырсак, ә мин искәртеп үтәм, керемнәр буенча план 300 млрд. сум булган, 2023 ел бюджетына керемнәр күләме 333 млрд. сум тәшкил иткән, - дип искәртте Леонид Якунин, - шулай ук 324 млрд. сумнан 361 млрд. сумга кадәр чыгымнар арткан. Дефицит 27 млрд. сум тәшкил итәчәк».

«Бүген Президент бурычларны киметү, акчаларны экономияле тоту, җитештерүнең яңа төрләрен үстерү максатын куйды. Бу кертелгән санкцияләрнең тискәре нәтиҗәләрен азайтырга сәләтле факторлар ", - дип басым ясады профильле комитет башлыгы.

Быелгы бюджет үтәлешен анализлап, Леонид Якунин "вәзгыять тотрыклы", дип ассызыклады. «Республика икътисады куелган бурычларны үтәргә әзер, ә чыгым өлеше бюджетның барлык социаль йөкләмәләрен үтәүне күздә тота», - дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе. Бурыч йөкләнешенә килгәндә, Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, үткәрелгән озак вакытлы реструктуризацияне исәпкә алып әйткәндә "ул зур түгел".

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән бюджет турындагы закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Документта барлыгы 4 174 биттән тора. "Бу көннәрдә тәкъдим ителгән бюджет проектын без депутатлар, Хокук идарәсе, Дәүләт Советы Аппараты белән берлектә өйрәнәчәкбез", - диде профильле комитет башлыгы.

7 октябрьдә Дәүләт Советында парламент тыңлаулары булачак, дип планлаштырыла. Моңа кадәр муниципалитетлар белән киңәшмә узачак (ВКС режимында). 12 октябрьгә кадәр республиканың Төп финанс законы проектын профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында да караячаклар, ә аннары Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында бюджет буенча җыелма бәяләмә биреләчәк. Бюджет турында фикер алышканда профильле комитетка кергән сораулар Татарстан Хөкүмәтенә алдан эшләү өчен җибәреләчәк.

Мондый җентекле фикер алышудан соң бюджет турындагы закон проекты өч уку процедурасы узачак. Бюджетны беренче укылышта караганда гомуми финанс күрсәткечләре (керемнәр һәм чыгымнар күләме, дефицит күләме) раслана.

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтында ачык кулланылышта урнаштырылачак.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да кертелде. Документ тексты белән шулай ук теркәлү процедурасын уздырганнан соң Дәүләт Советы сайтында танышырга мөмкин булачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International