Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 7 октябре, җомга, 09:13

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган һәм бу атнада парламентарийлар үз округларында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар, Өлкәннәр ункөнлеге һәм Укытучылар көне кысаларында узган чараларда катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.  

6 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районында гражданнарны кабул итте. Шул ук көнне депутат Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә лаеклы ялга чыккан мәдәният хезмәткәрләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

5 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында булды. Депутат Мамадышта яшәүче Исенеевлар гаиләсенең хәлен белде. Валериан Михайлович белән Флера Ишмөхәммәтовна хәзер лаеклы ялда. Марат Әхмәтов гаилә парын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Гаилә парына җылы теләкләр салмак кына күңел әңгәмәсенә күчте.

Аларның улы Сергей 18 ел элек Чечняда һәлак булган. Исенеевларның аны искә төшермәгән бер генә көннәре дә юк. Мамадыш районында туып-үскән егет үзенең хәрби бурычын намус белән башкара. Сергей Исенеев турында истәлекләрне аның әти-әнисе генә түгел, үсеп килүче буын да изге итеп саклый. Сергей укыган Мамадыш шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә аның исеме язылган мемориаль такта урнаштырылган. Сергей үлгәннән соң бүләкләнгән Батырлык ордены Мамадышның Туган якны өйрәнү музеенда саклана.

5 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев Алабуга районында булды, анда ул 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына муниципаль бюджет турында фикер алышу киңәшмәсендә катнашты, шулай ук 9 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресе кунагы булды.

"Яңа уку елы башыннан безнең илнең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресеннән башлана. Дәресләрнең төп темалары бүгенге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле. Озакламый олы тормышка керәчәк балаларның янып торган күзләрен күрү күңелле, - ди Динар Бариев.

4 октябрьдә “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Өлкән буын вәкилләре өчен сәхнәдә иҗади коллективлар, лауреатлар һәм халыкара иҗади конкурсларда җиңүчеләр чыгыш ясады. Мәдәни үзәк холлында Совет районы ветераннары активының иҗади эшләре күргәзмәсе узды.

Дәүләт Советы исеменнән ветераннарны һәм казанлыларны «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Алсу Нәбиева, Лилия Маврина һәм Роза Җаббарова котлады. «Татарстан Республикасында өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә аеруча зур игътибар бирелә, - дип басым ясады Алсу Нәбиева, - Казанда, шул исәптән безнең Совет районында да, өлкән яшьтәгеләр өчен барлык шартлар тудырылган, төрле чаралар үткәрелә, актив шәһәр халкы өчен «Жизнелюб» проекты гамәлгә ашырыла, пенсионерлар клубларда бушлай дәресләргә йөри ала. Безнең районда актив пенсионерлар күп яши - «Сәйдәш» мәдәни үзәгенә генә дә көн саен кырыклап кеше килә».

4 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева «Ливадия» шифаханәсендә Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан һәм башка азат ителгән территорияләрдән күченеп килергә мәҗбүр булганнарны вакытлыча урнаштыру пунктында булды. «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары исеменнән ул балаларга уку дәресләре өчен парталар тапшырды. Депутат шулай ук шифаханәдә яшәүчеләр белән аралашты, аларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады. Югары белем алуга һәм эшкә урнашуга кагылышлы сорауларның бер өлешен үз контроленә алды.

4 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Укытучылар көненә багышланган чара узды. Парламент депутатлары исеменнән педагогларны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева котлады.

4 октябрьдә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны социаль мәсьәләләр буенча кабул итү узды. Депутатларга, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә ярдәм сорап, Казаннан  һәм якын районнардан 11 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның сорауларына Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Социаль иминият фонды һәм МСЭ бюросы җитәкчеләре җавап бирде.

Кабул итү кысаларында фенилкетонурия генетик авыруыннан интегүче балаларның ата-аналарыннан коллектив мөрәҗәгать килгән. Активистлар билгеләп үткәнчә, авыру белән көрәштә бердәнбер нәтиҗәле чара - махсуслаштырылган диетик туклану. Әмма ул бакчаларда да, мәктәпләрдә дә, көллиятләрдә дә оештырылмаган. Ата-аналар экспертлардан  һәм закон чыгаручылардан бу проблеманы хәл итүне сорыйлар.

Казан халкыннан берничә мөрәҗәгать кергән, аларга тернәкләндерү чаралары зур тоткарлык белән бирелә. Кешеләр бу мәсьәләне хәл итүне сорыйлар.

Тукай районының Илбухтино авылы халкы үз авылларында ФАП төзүне сорап мөрәҗәгать итте.

Узган атнада төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә депутатлар Римма Ратникова, Таһир Һадиев, Артур Габделҗанов һәм Валерий Власов гражданнарны кабул итте.

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковага мөрәҗәгать иткән ханымның ире шәһәр наркология үзәкләренең берсендә реабилитация уза. Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, клиника персоналы пациентларга карата үзен кырыс тота. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгатьләр нәтиҗә бирмәгән.   Мөрәҗәгать итүче учреждениедә тикшерү оештырыруны сорый.

Авыл хуҗалыгына яңа культуралар кертү мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгатен Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев өйрәнәчәк.

Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов авыр хәлдә калган гаиләгә матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсен эшкә алды.

Дәүләт Советы депутаты Валерий Власовка Казанның бер мәктәбендә укытучыларның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр.

3 октябрьдә Казанның “Заречье” лагеренда Лисичанск балалары өчен смена ябылды. Бәйрәм чарасында Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Динар Бариев булдылар. Парламентарийлар балаларга  канцелярия товарлары белән комплектланган мәктәп рюкзаклары тапшырдылар. Татарстанда ял  7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 207 бала өчен оештырылган иде, алар республикага сентябрь башында ук килеп, 21 көн булдылар. Смена кысаларында балалар Казан зоопаркында, театрларда, паркларда һәм скверларда булдылар. Алар белән педагоглар һәм психологлар дәресләр үткәрде.

3 октябрьдә Әгерҗе районында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сәламләде. Чара кысаларында район ветераннарына бүләкләр тапшырдылар, аннары бәйрәм концерты булды.

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне, Әлмәт районының “Опека” комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә булган ялгыз пенсионерлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чын бәйрәм булды. Дәүләт Советы депутаты Ренат Нугайбәков бәйрәмгә бүләкләр тапшырды, барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

1 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә Казан Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды, сатыла торган товарлар ассортименты белән танышты.

30 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова эш сәфәре белән Чирмешән районында булды, анда ул район Советының чираттагы утырышында катнашты һәм гражданнарны кабул итте.

Район советы утырышы кысаларында Рамил Айбатов Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.

Депутатка кабул итүгә районның ике кешесе язылган иде. Ветераннар һәм инвалидларның иҗтимагый оешмасына транспорт бүлеп бирү һәм үзара салым мәсьәләләре күтәрелде.

Шул ук көнне Людмила Рыбакова П.С. Курасанов исемендәге Чирмешән 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Депутат куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

30 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа районында булды, анда ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Бу көнне Буа дәүләт драма театрына 1952 елда туган  юбилярлар чакырылган иде. Катнашучылар өчен "Шобага" спектаклен күрсәтү оештырылды.

Шул ук көнне депутат Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, биредә яшәүчеләр белән аралашты һәм ветераннарны котлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International