Экология комитеты республика бюджеты проектын хуплады

2022 елның 7 октябре, җомга, 14:13

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар республиканың 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

 «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карау кысаларында депутатлар киләсе елга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын тыңладылар, аны Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте.

Фаразны формалаштыру, министр урынбасары әйтүенчә, катлаулы геосәяси шартларда уза. Тышкы санкция факторлары басымы астында экспорт һәм импорт күләме, технологияләр кертү, сәүдә әйләнеше, логистика һәм икътисадның башка өлкәләре мөмкинлекләре кими. 2022 елның фаразлау нәтиҗәләренә караганда, республиканың тулай төбәк продукты 3,7 трлн сумнан артык тәшкил итәчәк.

Республика сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү икътисадның тотрыклы үсешен саклап калуның мөһим факторы булып тора. Моның өчен система төзүче предприятиеләр, шулай ук кече һәм урта бизнес федераль һәм республика бюджетларыннан финанс ярдәме ала. Федераль илкүләм проектларны һәм республика дәүләт программаларын, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, муниципаль районнарда индустриаль паркларны үстерүгә зур игътибар бирелә.

Якындагы өч елга республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы финанслар министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов тәкъдим итте.

Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты «Әйләнә-тирә мохитне саклау» бюджеты бүлеген, «Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы», «Минераль-чимал базасын торгызу», «Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык», «Су хуҗалыгы», «Урман хуҗалыгы», «Санитар-эпидемиологик иминлек» бүлекчәләрен карау өчен җаваплы булып тора.

2023 елга “Әйләнә-тирә мохитне саклау” бүлеге буенча чыгымнар 2,7 млрд сум күләмендә каралган, шул исәптән федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар хисабына чыгымнар 1,8 млрд сум. Нигездә, бу - «Әйләнә-тирә мохитне саклау, ТР табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы чараларын финанслау.

“Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы” бүлекчәсе буенча 2023 елга чыгымнар 1,5 млрд. сум каралган. Монда янгынга каршы хезмәтне, эзләү-коткару хезмәтен, укыту-методика үзәген, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 112 ашыгыч шалтыратулар хезмәтен тәэмин итүгә чыгымнар керә.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә 15,1 млрд сум акча тоту каралган. Шул исәптән программага карамаган юнәлешләргә - 1,28 млрд сум, «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга - 13,8 млрд сум, су хуҗалыгы комплексын үстерүгә 528,8 млн сум күләмендә.

«ТР урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2023 елга 607,4 млн сум акча җибәрү планлаштырыла.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның, комитет җитәкчесе Азат Хамаевның, депутатлар Таһир Һадиевның, Николай Атласовның, Николай Нефедовның һәм Рәис Сөләймановның  урман үстерү чараларын финанслау, авыл җирлегендә кече эшкуарлыкка ярдәм чаралары, агросәнәгать комплексын хезмәт ресурслары белән тәэмин итү турындагы сорауларына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Финанслар министрлыгы һәм Икътисад министрлыгы вәкилләре җавап бирде.

Комитет бюджет турында тәкъдим ителгән закон проекты буенча уңай нәтиҗә кабул итте.

Утырышта шулай ук республика һәм федераль закон проектлары каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International