Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты бюджет турында закон проектын карады

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе, 13:48

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында депутатлар республиканың 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар чорына ТР бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы турындагы доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республика киләсе елда торак төзелеше күләмнәрен саклап калачак. 2023 елда 2 млн 830 мең кв.м. торак тапшыру фаразлана.

Республика бюджетының профильле комитетка караган төп параметрлары турында ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова сөйләде.

“Торак-коммуналь хуҗалык” бүлеге буенча 2023 елга Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 16 млрд 762 млн сум күләмендә каралган. Нигездә, финанслау «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәтүләре белән тәэмин итү» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Транспорт» бүлекчәсе буенча чыгымнар 2 млрд сум күләмендә исәпкә алынды, шул исәптән Казанда метрополитен төзелешенә - 1 млрд сум. “Милли икътисад” бүлегенең “Транспорт” бүлекчәсе буенча тимер юл транспорты көйләнә торган һәм ташламалы тарифлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт оешмалары чыгымнарын каплауга 380,6 млн сум каралган, елга транспортына - 115,8 млн сум, һава транспортына - 356,9 млн сум. “Юл хуҗалыгы” буенча 2023 елга чыгымнар күләме 44, 6 млрд сум күләмендә исәпкә алынган. Шулай ук әлеге бүлек буенча федераль бюджеттан килгән акчалар 2023 елга 12,8 млрд сум күләмендә исәпкә алынган.

Бюджет турындагы төп закон проекты турында фикер алышканда комитет әгъзалары коммуналь хезмәтләрне тариф белән җайга салу, авыл җирлегендә автобус элемтәсенә чыгымнар, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре исемлеге, импортны алыштыру белән кызыксынды. Комитет рәисе Александр Тыгин фаразлана торган эшсезлек дәрәҗәсе буенча мәгълүматлар бармы дип кызыксынды. "Агымдагы ел ахырына эшсезләр саны 15 мең кеше дәрәҗәсендә көтелә, ә киләсе елда 16 меңгә кадәр эшсез кеше көтелә", - дип аңлатты икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин

Мәгълүматны тыңлап, комитет әгъзалары билгеләп үткәнчә, закон проекты тулаем Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш өстенлекләрен чагылдыра. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комитет Дәүләт Советына «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупларга тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International